Логотип
Яңалыклар

​Яшьләр җәйне ничек үткәрә? Эшләп!

Күп кенә яшьләр хәзер студент вакыттан ук эш тәҗрибәсе тупларга тырыша. Берәүләр уку елы дәвамында белем алырга да, эшләргә дә өлгерә. Җәй айлары – эшнең тәмен тою өчен дә, тәҗрибә туплау өчен дә иң кулай вакыт. Республикабызда елдан-ел киңрәк колач җәйгән студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте яшьләргә әнә шундый мөмкинлек бирә.  
Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Ринат Садыйков сүзләренчә, студентлык чорында вакытын бары тик укуга гына сарыф иткән яшьләргә караганда, акчаның ни рәвешле табылуын үз җилкәсендә тойган һәм эшнең рәтен белгән егет-кызлар зуррак көндәшлеккә ия.

Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтенең ярты гасырдан артык тарихы бар.  1963 елдан алып 1992 елга кадәр әлеге отрядлар аша 200 меңнән артык студент узган. Шуннан соң бу хәрәкәт берникадәр вакытка сүлпәнәя һәм 2001 елда гына яңадан торгызыла.  

Ел саен 11 меңнән артык студент социаль һәм стратегик әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итә. Алар төзелеш объектларында, тимер юлда,авыл хуҗалыгы, төзекләндерү, медицина һәм башка тармакларда хезмәт куя.

– Быел да без, узган елгы саннарны киметмичә, 11 меңнән артык егет-кызны җәйге сезонда эшле итәргә ниятлибез. Дөрес, илдә хөкем сөргән катлаулы икътисади вәзгыять шартларында бу шактый авыр булачак. Әмма теләге булган кешегә эш табуы мөмкин. Агымдагы җәйдә студентлар отрядларын тулыландырырга теләүчеләргә июнь урталарына кадәр ишекләребез ачык. Дөрес, кайбер отрядлар инде тупланып та бетте. Тик бу вакансияләр булмау белән түгел, ә кайбер юнәлешләрдә башта махсус курслар узу кирәклеге белән бәйле, – ди Ринат Садыйков.

Студентлар отрядларында яшьләр булачак һөнәрләре буенча тәҗрибә туплый, дидек. Бу чыннан да шулай, чөнки отрядларның һәрбер төренә профильле югары уку йортлары студентлары җәлеп ителә. Әйтик, булачак укытучылар педагогик отрядларга берләшә, шәфкать туташы яки табиб булырга омтылучылардан медицина отрядлары туплана, аграр уку йортлары авыл һәм урман хуҗалыгына ярдәмчеләр җибәрә. Техник юнәлешләр буенча белем алучылар исә  проводниклар булып эшли яки төзелеш отрядларын тулыландыра.

Отрядның юнәлешенә карап, уртача хезмәт хакы да билгеләнә. Педагогик отрядларда эш хакы - иң түбәне. Әмма монда алынган студентлар эш белән ялны берләштерә ала.  Нигездә, алар ял һәм сәламәтләдерү лагерьларында әйдаманнар, педагог-оештыручылар булып эшли. Ринат Садыйков сүзләренчә, 21 көнлек смена өчен бу отряд вәкилләре 11-12 мең сум акча эшли. Краснодар краена юл тотучыларга исә нибары 5,5 мең сум хезмәт хакы түләнә. Әмма аларның юл чыгымнары каплана. Өстәвенә, диңгез дә күреп кайталар. Моннан тыш, барлык педагогик отряд вәкилләре өчен дә яшәү һәм туклану бушлай.

Иң югары хезмәт хакы исә - төзелеш отрядларында. Әлеге студентлар бер ай эчендә 38 мең сумга кадәр акча эшли ала. Безнең студентлар хәтта «Восточный», «Плесецк», «Поморье» космодромнарын сафка бастыруда катнашыр дип көтелә.  

Проводник булып эшләүчеләр дә кесәләрен шактый калынайта алачак. Биредә аена 28-32 меңгә кадәр хезмәт хакы түләнәчәк. Моннан тыш, алар бушлай сәяхәт итеп тә кайта.

Республика студентлар отрядлары хәрәкәте Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә һәм Чистайда бик актив үсеш алган.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар