Еллар узган саен сугыш турындагы истәлекләр яңара, тагын да якыная гына бара.
Ил тарихының бөтен совет халкын утлы табада тоткан, ватан өчен миллионнарны корбан иткән шушы ялкынлы чоры һичкайчан онытылмас. Бүгенге тормышыбызның какшамас нигезе дә шул ич инде. Әйе, Бөек Ватан сугышыннан соң 80 ел вакыт узып китте. Гомер узган саен, илне зур сынаулар алдында калдырган ул вакыйгалар турында сөйләве дә катлаулана бара. Ә бу бик кирәк. Яшьләр онытмасын, белсен һәм бәяләсен өчен кирәк!
... Казан шәһәренең Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында булып узган кичә нәкь менә шушы максатны күз алдында тоткан да инде. Сәхнәдә – 9 нчы, 10 нчы сыйныф укучылары... Үзләре белән ерак-еракка, дәһшәтле чорларга алып кереп китеп, җанны айкаган кыз һәм малайларга карыйсың да, күңел горурлык хисләре белән тула. Бу мини-спектакльнең авторы да кем бит әле! Казандагы 39 нчы урта гомумбелем мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Зарина Галимова: Аның әтисе – менә инде ничәмә-ничә еллар махсус хәрби операциядә булган кыю йөрәкле офицер, ә әнисе – әлеге кичәне оештыручы, махсус хәрби операциядә катнашучы ирләрнең, егетләрнең хатыннарын, әниләрен шушы кичәгә җыючы «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты»ның Татарстандагы төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова! Бала ни күреп, ни ишетеп үсә бит! Яшь сценаристның тамаша башланыр алдыннан әйткәне һич онытылмый: «Сценарийны язарга алынуым да илем белән чиксез горурланудан, ватанымны яратудан... Безнең буын сугышны онытмасын, һәрвакыт исендә тотсын һәм, әлбәттә инде, нәтиҗә ясасын! Шушы уй-теләкләр этәрде дә инде мине моңа», дигән иде ул спектакль башланыр алдыннан. Спектакль-концерт сугыш юлын башыннан ахырынача үткән рус язучысы һәм сценаристы, Бөек Ватан сугышы турында дистәләгән күренекле повесть-романнар авторы Борис Васильевның әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән. Сәхнәдә без язучының «Завтра была война...» әсәрендәге яшь герое Искра Полякованы да, «А зори здесь тихие»дагы Рита Осянинаны да күрәбез. Әле балалыктан чыгып та җитмәгән кыз һәм малайларның үзләренә, хәтта өлкәннәрнең дә хәленнән килмәслек, югары таләпләр куюы, килеп туган проблемаларны хәл итә алуы гаҗәпләндерә. Яшь артистлар моны үзәккә үтәрлек итеп, ышандырып уйный.
Дәһшәтле елларга багышлап иҗат ителгән шигырьләр белән аралаштырып барылган спектакль тамашачылар күңелендә җылы тәэсир калдырды. Залда утыручыларның һәркайсы күңелләрендә туган уй-хисләрен башкаларга да җиткерергә ашыкты. Бу очрашуны оештырган Ангелина Галимовага чиксез рәхмәтләрен белдерде. Ә инде сугышның ачысын бөтен чынбарлыгы белән йөрәге аша уздырган, концлагерь дигән зәхмәтне үз күзләре белән күргән 95 яшьлек Вера Георгиевна Бакаеваның көтелмәгәндә, кинәт көчле тавыш белән, залны дер селкетеп җырлап җибәрүен һәркайсы зур бүләк буларак кабул итте. Без сугыш турында әби-бабаларыбыз сөйләвеннән, язучыларыбыз әсәрләреннән укып беләбез. Яшь буын ватан язмышына төшкән каһәрле ул елларны онытырга тиеш түгел. Укучы балалар оештырган әлеге тамаша шул максатны күздә тоткан да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк