Логотип
Яңалыклар

WorldSkills җиһазларын Татарстанга ташламалы бәядән сатачаклар

Эшче һөнәрләр буенча дөньякүләм чемпионатында көч сынашучылар өчен «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге мәйданында корылган павильоннар алдынгы технологияле җиһазлар белән җиһазландырылды. Аларның 60 процентын чемпионат партнерлары, калган җиһазларны, кулланылган материалларны кабул иткән як бирде. «Аларны Татарстанда калдыру өчен сөйләшүләр бара», – дип белдерде бүген матбугат очрашуында «Һөнәри компетенцияләрне үстерү» оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.


 Эмиль Гобәйдуллин белдерүенчә, партнерлар чемпионатка биргән җиһазларын Татарстанга 30 процент ташлама белән сатып бирергә мөмкиннәр. Бу хакта сөйләшүләр алып барыла. Чемпионатны оештыру ягы алган җиһазлар  буенча әлегә инвентаризация уза.  Аларны да республикада калдыру өчен сөйләшүләр алып барыла.  Техникаларны һөнәри белем бирү йортларына таратырга уйлыйлар. Әлеге җиһазларда Шанхайда узачак дөньякүләм бәйгегә дә әзерләнәчәкләр.  Россия Президенты җиңүчеләр белән очрашу вакытында Шанхайда үтәчәк чемпионатта реваш алырга өндәгән. 
WorldSkillsKazan 2019 чемпионатында Россия җыелма командасына Татарстаннан 15 егет һәм кыз алынды.  Айдар Минеевка «Прототиплар әзерләү» компетенциясендә  тиңнәр табылмады. Башкалар да призлы урыннар  һәм һөнәри осталык буенча медальоннарга лаек булды. Җиңүчеләр Эмиль Мифтахов белән Оскар Арсланов тренерлар штабына кабул ителгән. Башкаларга да мондый тәкъдимнәр килгән. 


 

Теги: WorldSkillsKazan2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар