Логотип
Яңалыклар

Укучылар белән – Суык Полюсына яки Су астыннан ниләр күренә

Казанның 165 нче мәктәбе укучылары Рус география җәмгыяте тикшеренүчеләре белән бергә Суык Полюсына «юнәлделәр». Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче әлеге мәктәптә ачылган фотокүргәзмә поляр киңлекләр темасына багышланганга, шулай дип әйтү һич тә дөреслеккә хилафлык булмастыр.

 

Казанның 165 нче мәктәбе укучылары Рус география җәмгыяте тикшеренүчеләре белән бергә Суык Полюсына «юнәлделәр».

Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче әлеге мәктәптә ачылган фотокүргәзмә поляр киңлекләр темасына багышланганга, шулай дип әйтү һич тә дөреслеккә хилафлык булмастыр. Сәфәрләренең монысында А.А. Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең су асты фәни-тикшеренү отрядыннан Татарстан аквалангистлары ике тапкыр дөнья рекорды куйды, биологлар өчен бик кыйммәт булган фәнни материал җыйды, үзебездә җитештерелгән оборудованиене сынады, поляр киңлекләрдә – Арктика һәм Антарктидада су астына тирән чумлау методикасын төзүгә нигез булдырды. Суык Полюсы районындагы күлгә кадәр экспедиция әгъзаларын КамАЗ автомобильләре илтте. Татарстанда җитештерелгән йөк машиналары һәм аларның пилотлары өчен экстремаль түбән температура шартларында хәрәкәт итү авыр сынау булса да, алар авыр һәм озын юлны исән-сау кичеп, кире әйләнеп кайта алдылар.

Экспедиция барышында тикшеренүчеләргә нинди сынаулар кичергә туры килгәнне, Суык Полюсында кемнәрне очратырга мөмкин булуы һәм авыр шартларда ничек исән калу серләрен иҗади очрашу барышында 165 нче мәктәп укучыларына проектның авторы, Рус география җәмгыяте әгъзасы, биш экспедициядә катнашкан Антон Райхштат сөйләде.

«Безнең отряд хисабында алты дөнья рекорды. Поляр тел белән әйткәндә, бу әле айсбергның очы гына. Болар – булдыклылыкны күрсәтү өчен эшләнмәде, ә яңалык ачу һәм адәм баласының мөмкинлекләрен билгеләү өчен эшләнде.

Әле беренче экспедициягә җыенганда ук, бу мөмкин хәл түгел, дигәннәр иде. Ә без мөмкин булуын расладык һәм хәзер моны ничек тормышка ашырасын да беләбез. Сезгә кадәр инде барысын да ачканнар һәм без яшәгән дәвер географик ачышлар дәвере түгел, диләр икән, ышанмагыз. Һәм хыялланудан курыкмагыз! – диде ул, укучылар алдында ясаган чыгышында.

Бүген без тагын бер кызыклы проектны – Рус география җәмгыятенең экспедицияләре турында фотокүргәзмә һәм экспедициядә катнашучылар белән очрашулар циклын башлап җибәрәбез, бу белем бирүнең яңа бер формасына әвереләчәк, – диде 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов. Әлеге мәктәп полилингваль үзәкнең нигезе булып тора. Күргәзмә дә белем бирү оешмасы таләпләренә туры китереп әзерләнде. Беренче тапкыр әлеге проект полилингваль булды – текстлар Казан Федераль Университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм «Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре тарафыннан өч телгә: рус, татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителде. Күргәзмә мәктәп бинасында ике ай дәвамында эшләячәк, аннары аны А.А. Леонов исемендәге Рус география җәмгыяте су асты фәни-тикшеренү отрядының Антарктидага экспедициясе турындагы экспозиция алмаштырачак.

Автор турында: Антон Райхштат, журналист, фотодокументалист, алты экспедициядә катнашучы, Рус Географиясе җәмгыяте әгъзасы, Социология фәннәре кандидаты, Казан университеты доценты.


Теги: Антон Райхштат Полюс холода экспедиция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар