УФСИН оешуга 60 ел!

Козловкадагы хатын-кызлар колониясендə дə, Казандагы яшүсмерлəр колониясендə дə, Казан артындагы колония-поселениедə дə булганым бар. Җинаять кылып, гомерлəрен тимер рəшəткəлəр, катлы-катлы тимер ишеклəр артында үткəрергə мəҗбүр булган тоткыннарның бөтен дөньясы тимер чыбыклар белəн чиклəнгəн билəмəлəрдə уза. Ничек уза, ни белəн мəшгуль алар? Анысы инде биредə эшлəүче хезмəткəрлəргə бəйле.

Журналистлар белəн очрашуга килгəн Россия УФСИНының Татарстан буенча тəрбия бүлеге җитəкчесе Алексей Веряскинның əйтүенə караганда, хөкем ителүче төзəтү учреждениесенə килеп элəккəн беренче 15 көндə карантинда була. Анда аны хокуклары һəм бурычлары белəн таныштыралар, кирəкле бөтен мəгълүматны бирəлəр. Аннары гына отрядка күчерəлəр.

Бүген Татарстан учреждениелəрендə 10 мең тоткын исəплəнə. Шуларның 500 е – катгый шартларда тотыла. Колониялəрдə хөкем ителүчелəр белəн 200 хезмəткəр эшли. Үзлəрен үрнəк тотучыларга туганнары белəн өстəмə күрешүлəр, ял көннəре, азык-төлек тапшырулар каралган. Шулай да иң зур стимул – шартлы рəвештə вакытыннан алда азат итү (УДО). Тəртип бозмаган хөкем ителүченең һəркайсы моңа хокуклы. Əмма иртə чыгарыргамы, калдырыргамы... монысын инде бары суд хəл итə. Былтыр 4210 тоткын азат ителгəн. Шуның 1018 е – УДО буенча.

Ел саен суд карары буенча 4000 кеше төрмəгə элəгə. Шуның 1200 е – беренче мəртəбə. Төрмəдə берсе дə тик ятмый. Аларны төрле һөнəргə өйрəтəлəр. Телəгəннəр укуларын дəвам иттерə. Лəкин менə колониядə үзлəштергəн һөнəрнең генə иреккə чыккач кирəге булмавы бар. Чөнки төрмəдəн чыгучыларның бик сирəге генə эшкə урнаша ала. Күбесе чыккач та, янə җинаять юлына басып, кире бирегə əйлəнеп кайта.


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 гыйнвар 2021 - 17:49
    Без имени
    Энвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.
    Тиң ярым һәрвакыт янымда булган 
  • 18 гыйнвар 2021 - 19:50
    Без имени
    Сезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгыз
    Алсу күзлек
  • 18 гыйнвар 2021 - 21:54
    Без имени
    Жинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!
    Ник ашыктың?
  • 20 гыйнвар 2021 - 15:10
    Без имени
    Гаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...