Атаклы сәяхәтче, язучы, рәссам һәм христиан рухание Федор Конюхов чирттагы тапеыр ялгызы гына бик зур экологик сәяхәткә чыгарга җыена.
Бу юлы ул «Миррико» дип аталган һәм заманча технологияләр белән җиһазландырылган салда Тын океан, Һинд океаны һәм Атлантик океан аша кичеп чыгып, дөнья океанының микропластик белән пычрану дәрәҗәсен билгеләү максатын куйган.
Дөнья океанында пластик чүп-чардан хасил булган галәмәт зур чүплек утраулары барлыгы мәгълүм булса да, әлегә кадәр бу утраулар беркем тарафыннан да тикшерелмәгән. Федор Конюховның Татарстан Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә оештырылган бу экспедициясе әлеге чүп утрауларын тикшереп, бу тирәләрдәге суларның микропластик белән никадәр нык пычрануын ачыклаячак.
Федор Филиппович экспедициягә ялгызы гына кузгала. Барысы да ниятләгәнчә барса, фәнни-тикшеренү сәяхәтенең беренче этабы – 160 көн эчендә Тын океанны кичү 2026 елның ноябрь-декабрь айларында Чилидан башланып, Австралиядә төгәлләнергә тиеш.
Экспедициянең максаты – дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын Тын океанындагы чүп утрауларына юнәлтү һәм аны ничек юк итү турында бергәләшеп уйлау.
Фотода: «Миррико» салыныж макеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк