Логотип
Яңалыклар

​ТУГАН ТЕЛНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте 2016 елда «Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә «Гасырлардан гасырларга» әдәби мирасы»  проектын тормышка ашыра башлады. Моңа кадәр дә мохтарият үзенең тирән эчтәлекле проектлары белән туган телебезне, йолаларыбызны, әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне саклап калу, популярлаштыру юнәлешендә күптөрле эшләр башкарды. «Куян күчтәнәче», «Әбием сандыгы» кебек уен формасында оештырылган проектлар балалар күңеленә аеруча хуш килде. Алар һәркайсы һәм федераль, һәм региональ дәрәҗәдә үтте. Һәммәсе читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү максатыннан оештырылган иде. 34 төбәктә меңнән артык мәктәп эшләп килә. 1189 мәктәптә татарча укыталар йә татар теле дәресләре керә, ял көне клублары эшли. 
Болар хакында журналистларга РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни Федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов җиткерде. 
«Туган телне яратыгыз, китапларыбызны укыгыз дип коры сөйләү белән генә җәлеп итеп булмый, телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә кызыксындыру уята торган проектлар, күрсәтмә әсбаплар кирәк. «Татар теле – күңелем теле» дигән уку ярдәмлеген рус, татар, инглиз телләрендә чыгарып, шундый адымны ясаган идек инде, – ди Илдар Ирек улы. – Шотландиядә булырга туры килгән иде. Милли җырлары да, биюләре дә, шакмаклы итәкләре дә бар, ә телләре – юк менә! Шуны ничек кайтарырга белмиләр... Шул хәлдә калмас өчен, телне сакларга кирәк! Балалар кече яшьтән үк үз халкының язучы-шагыйрьләрен, композиторларын, рәссамнарын белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү, укытучыларга практик ярдәм күрсәтү максатыннан без методик әсбаплар комплекты әзерләү эшенә керештек. Бу проектка 400 мең сум акча китте. Икътисад министрлыгы шул акчаның яртысын бирде, калганын үзебез таптык. Комплектка мәдәният һәм сәнгать вәкилләренең портретлары, татар халкының көнкүрешен тасвирлаган фотолар, сәнгать кешеләренең томыш, иҗат юлы турындагы китаплар тупланган. 1000 данә тираж белән чыккан бу тупланма тиздән почта элемтәсе һәм милли-мәдәни автономияләрнең төбәк һәм җирле оешмалары вәкилләре аша Россиянең 34 субъектындагы мәктәпләргә, китапханәләргә, милли үзәкләргә җибәреләчәк». 
Дәүләт Думасы депутаты буларак, Илдар Гыйльметдинов БДИны туган телдә тапшыру турындагы сорауларга да җавап бирде. 
–Мине кайчан дәүләт имтиханын туган телдә тапшырырга мөмкинлек бирә торган законны тәкъдим итәсез инде, дип сүгәләр. Миндә ул закон проекты бар, ул әзер. РФ Мәгариф министрлыгында да фикер алыштык. Әмма эш эш мәгариф системасының әлеге законны тормышка ашырырга әзер булмавына килеп төртелде. Мондый гамәлләрне тормышка ашыру мәгариф системасындагы мөмкинлекләрдән чыгып эшләнә. Мәгариф турындагы законда бу хакта язылган. Мәктәп баладан ул имтиханны кабул итәргә әзерме? Ул закон чынлап та эшләсен өчен имтиханнарга бәя бирерлек хисап алу, контрольдә тоту механизмнары да эшләнергә тиеш. Безнең система моңа әзер түгел әле, – дип аңлатты ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар