ТУФАН МИҢНУЛЛИННЫ САГЫНЫП...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ул көнне депутатлар түгел, мәктәп укучылары иде. Биредә халык язучысы, күренекле драматург, танылган җәмәгать эшлеклесе, ялкынлы публицист Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның III республика конференциясе узды. Өч ел элек Казандагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә язучы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан оештырыла башлаган иде ул. Җыенны ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан федераль университеты һәм Ф. Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе оештырдылар. Быел проект тагын да зуррак масштабларда үтте. «Кызыл тышлы дәфтәрдән» дип аталган журналистик номинациядә 130 дан артык иҗади эшләр тишерелеп бәяләнде. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, Туфан Миңнуллинның кызы, Бөтендөнья татар конгрессы сайты мөхәррир-модераторы Әлфия Юнысова-Миңнуллина, «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире, Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгъзасы Эльмира Закирова, «ШәһриКазан» газетасы журналисты Линар Закиров жюри әгъзалары иде.
Туфан Миңнуллинның: «Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы... Җәмәгать, бу мәсьәлә бик җитди!» – дигән атаклы сүзләре быелгы конкурсның шигаре булып китте. Ул бу сүзләрне кайчандыр биредә, Дәүләт Советында әйткән булган икән. Бу хакта Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Туфан аганың дусты һәм фикердәше Разил Вәлиев укучыларга җиткерде. Гоумән, Разил Вәлиев Туфан Миңнуллин турында бик күп истәлекләр сөйләде. Республикабыз район һәм авылларыннан конкурска килгән балалар белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да теләп аралашты. Аның чыгышында Туфан абыйны сагыну да, бүгенге журналистика проблемалары да, журналист һөнәре турында кызыклы фикерләр дә, яшь каләм ияләренә матур теләкләр дә яңгырады. 30 дан артык укучыга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче дәрәҗә диплом алучы кызларны көмеш беләзекләр, егетләрне кыйммәтле ручкалар белән сөендерделәр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.