Логотип
Яңалыклар

Тубылда «Искер-җыен» себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы халыкара фестивале булды

Тубылда себер татарларының сигезенче тапкыр «Искер җыен» тарихи-мәдәни мирас халыкара фестивале уздырыласы турында «Татар-информ» агентлыгы алдан хәбәр иткән иде. Узган атна ахырында булган шушы чара, традицион рәвештә, Себер ханлыгы башкаласы Искер территориясендә, Тубыл – Байгара автомобиль юлының 19 нчы чакрымындагы Күчүм шәһәрлегендә, оештырылды.

«Мирас» төбәк татар иҗтимагый оешмасы һәм Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган халыкара фестивальгә Төмән өлкәсе төбәгеннән, Иркутск, Новосибирск, Омск, Салехард, Казан шәһәрләреннән, хәтта Казакъстан Республикасының Семей (Семипалатинск) шәһәреннән кунаклар килгән. 

Фестивальнең беренче көнендә (җомга) Тубыл Думасының кече залында «Искернең тарихи язмышы» темасына бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып, анда себер татарларының тарихы, тарихи истәлек-һәйкәлләрне, каберлекләрне саклау һәм мәңгеләштерү юллары һ.б. мәсьәләләр турында чыгышлар ясалды. Алар арасында Казаннан танылган галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, археолог, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, фольклорчы Луиза Ильясова-Сөрмәтова, филология фәннәре кандидаты Нәсия Уразова һ.б. бар иде.

Себер ханлыгының башкаласы Искер шәһәренең тарихи язмышына бәйле булуга карамастан, сессия утырышларында бүгенге себер татарларының тормышына, көнкүрешенә, теленә, изге урыннарына, яшәү шартларына һ.б. темаларына бәйле чыгышлар булды. Чыгышлар арсында ара-тирә кискен фикерләр, кайбер мәсьәләләргә карата бәхәсләр дә чыкты. Бәхәс тудырган темаларның берсе – себер татарларын аерым халык итеп, ягъни «абориген»нар буларак тану һәм мәктәпләрдә җирле себер татар телендә укытуны кертү. «Без бөек татар теленең диалекты түгел, ә аерым тел», - дигән фикер еш яңгырады, диелә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Кайнар-кискен чыгышларга, җитди бәхәсләргә карамастан, конференция эше дустанә мөнәсәбәттә тәмамланды. «Мирас» оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова фестивальнең беренче көненнән актив катнашып, һәрвакыт ярдәм кулы сузып торган Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы, БТК БКның рәсми делегация җитәкчесе Дамир Исхаковка кылыч бүләк итте.

Фестивальдә катнашучыларга «История и культура сибирских татар» исемле китап тәкъдим ителде. Китап басмага Себер галимнәре тарафыннан әзерләнеп, Казанда редакцияләнгән һәм нәшер ителгән. «Бу китап кыска вакытта әзерләнде. Һәм ул, күбрәк, укытучылар өчен каралган. Без Тубылга 200 данә китап китердек. Бу китап татарлар күпләп яшәгән районнарда уртнашкан һәрбер мәктәп китапханәсендә булырга тиеш», — диде үзенең чыгышында Дамир Исхаков. Хәзерге вакытта икенче китап укучылар өчен дәреслек буларак әзерләнүе турында да хәбәр бирелде, диелә конгресс хәбәрендә.

«Татар-информ» МА Казанда «История и культура сибирских татар» (с древнейших времен до начала XXI века) китабы басылып чыгуы турында апрельдә үк хәбәр иткәнчә, ул тарих фәннәре докторы Д.М.Исхаков җитәкчелегендәге авторлар коллективы тарафыннан төзелгән. Китап «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)» Татарстан Республикасы Дәүләт программасы буенча финансланган.

Китап Көнбатыш Себер татарларының, бигрәк тә җирле халык буларак, тарихи һәм мәдәни үсеш динамикасына багышланган. Басмада аларның традицион мәдәнияте һәм аның тарихи трансформациясенә урын бирелә. Китапта гомуми татарлар һәм себер татарлары төбәк бердәйлеге мәсьәләсе дә каралган. Тулаем алганда, китап милли тарихның бер өлеше буларак Көнбатыш Себер халкы тарихы турында җентекле күзаллау бирә. Кулланма гуманитар өлкәдә белем алучы студентлар, югары сыйныф укучылары һәм төрки-татар тарихы белән кызыксынучылар өчен чыгарылган.

«История и культура сибирских татар» — ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән, туган якны өйрәнү буенча чыгарылган беренче кулланма. Аны төзүдә БТКның Этник мониторинг үзәге һәм Тубыл шәһәренең федераль «Төмән дәүләт университеты» югары һөнәри белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Себер татарлары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге катнашкан.

Гомумән, бу төр фестивальләр себер татарларының милли традицияләре, мәдәнияте яңарышына этәргеч биреп кенә калмыйча, күп милләтле Россиянең башка халыклары белән якынаюына да ярдәм итәр, дип ышана аны оештыручылар. Фестиваль кысаларында шимбә көнне үзешчән коллективлар, башкаручылар, һөнәрчеләр, милли аш-су осталары арасында бәйгеләр, милли көрәш, ат чабышлары, конкурслар оештырылган. Якшәмбе исә «Синтез» мәдәният йортында Төмән өлкәсенең «Мирас» төбәк татар иҗтимагый оешмасының 10 еллыгына йомгаклау концерты сигезенче фестивальгә нокта куйган.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/13/112459/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар