Логотип
Яңалыклар

Тинчурин театрында – «Кунак бүлмәсе»

Ә сез К. Тинчурин исемендәге театрда “Кунак бүлмәсе” барлыгын белә идегезме?

Ә сез К. Тинчурин исемендәге театрда «Кунак бүлмәсе» барлыгын белә идегезме?

Әлеге бүлмәдә спектакльгә кадәр һәм антракт вакытында уңайлы диваннарда яңа пешкән каһвә яки чәй эчә аласыз. Шулай ук театр артистлары белән күңелле әңгәмә уздырырга, матур фонда фотоларга төшәргә, өстәл уеннары уйнарга, бушлай вайфай белән кулланырга, гаджетларыгызга заряд җыйдырырга мөмкин.

Тамашачылар соравы буенча «Кунак бүлмәсе»ндә театр артистлары белән иҗади очрашулар оештырыла. Хәләл стандартлар буенча әзерләнгән кайнар ризыкларга алдан заказ бирә аласыз.

«Кунак бүлмәсе»ндә эшлекле очрашулар, проект презентацияләре үткәрү, интервьюлар алу, туган көн һәм башка бәйрәмнәрне билгеләп үтү мөмкинлеге бар.

«Кунак бүлмәсе»ннән файдалану өчен, теләсә кайсы спектакльгә 6 нчы рәттән «Барысы да кертелгән» опциясе белән билет сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар