Логотип
Яңалыклар

«ТАТМЕДИА» АҖ иң яхшы почтальоннарны бүләкләде

1 сентябрьдә илнең барлык почта бүлекләрендә 2016 елның беренче яртыеллыгына вакытлы басма матбугатка язылу кампаниясе старт алды. 
Декабрь ахырына кадәр каталогта тәкъдим ителгән15 мең басма арасыннан теләсә кайсы газета яки журналны сайлап алып язылырга мөмкин.

Язылу кампаниясе барышында «Россия почтасы» басмаларны тарату бәясен 2015 елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсендә саклаячак: почта бүлекләренә илтеп җиткерү, басма продукцияне аралау һәм абунәчеләргә таратуга тарифлар үзгәрмәячәк. 

«Россия почтасы» шулай ук халыкка һәм нәширләргә булган барлык ташламаларны саклый. Тиражы 220 меңнән арткан Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары һәм тиражы 5 мең данә тәшкил иткән төбәк массакүләм мәгълүмат чараларына «Россия почтасы»нда басманы китереп бирүгә 17% лы ташлама каралган. 

Татарстан абунәчеләре басма матбугатны элеккечә өйләренә китереп бирүне хуплый, аеруча республика районнарында яшәүчеләрдә моңа ихтыяҗ зур. Яңа язылу кампаниясе алдыннан «ТАТМЕДИА» АҖның конкурс комиссиясе шәһәр һәм районнарның иң яхшы почтальоннарын, шулай ук иң яхшы почта бүлекләрен билгеләде. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча ачыкланды: «Иң яхшы авыл почтальоны», «Иң яхшы шәһәр почтальоны», «Кечкенә шәһәрнең иң яхшы почтальоны», «Иң яхшы почта бүлеге».

Узган яртыеллыктагы язылу кампаниясе тарифлар үсү күзәтелгән катлаулы шартларда узды, иң актив почтальоннар гына абунәчеләр санын саклап кала һәм арттыра алды.

Үз номинацияләрендә җиңгән почтальоннар – 15 әр мең, ә иң яхшы почта бүлекләре 30 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.

Апас районыннан Фирүзә Зарипова – «Иң яхшы авыл почтальоны», Мамадыш шәһәреннән Гөлгенә Гарипова –  «Кечкенә шәһәрнең иң яхшы почтальоны», Чаллыдан Неонила Кислинская –  «Иң яхшы шәһәр почтальоны», Чирмешән районы почта бүлеге «Иң яхшы почта бүлеге» дигән исемгә лаек дип табылды.

Алдагы язылу кампаниясендә «Сөембикә» журналына иң күп яздырган почтальоннарга «Сөембикә» журналы редакциясе үзе дә махсус бүләкләр әзерли. 

Исегезгә төшерәбез: журналыбызга (басма вариантына да, аның электрон версиясенә дә) хәзер өйдән чыкмый гына «Сөембикә» сайтында язылып була. Ул Pressa.ru сайтындагы шәхси кабинетыгызга (личный кабинет) киләчәк. Анда керер өчен регистрация узганда керткән электрон адресыгызны һәм паролегезне кабатларга кирәк («войти» кнопкасы өстә – «помощь» янында урнашкан.) iPad һәм iPhone кулланучылар журналның электрон версиясен App Store дагы «Pressa.ru» киоскына кереп, хатын-кызлар өчен журналлар арасыннан таба ала.    
  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар