Логотип
Яңалыклар

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Синегорье» фестивалендә

Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Чиләбедә узачак XV Халыкара «Синегорье» фестивалендә катнашачак.


– Зур проект өчен Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле махсус программа әзерләде, – дип сөйләде РФ атказанган, ТР халык артисты, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. – Беренче бүлектә без татарларның, ә икенче бүлектә Җир шарында яшәгән халыкларның җыр һәм бию сәнгатенең бөтен матурлыгын күрсәтербез. Күп номерларыбыз төрки халыклар мәдәниятен чагылдыра: мәсәлән, Көньяк Уралда яшәүчеләр безнең башкаруда казакъ һәм төрекмән җырларын ишетәчәк. Без шулай ук программага кавказ, белорус, Россия халыклары әсәрләрен һәм башкаларны да керттек.


Фестивальдә коллектив репертуардагы яңа әсәрләрне дә тәкъдим итәчәк дип белдерде Айрат Хәмитов. Мисал өчен, хәзер ансамбльдә кырым татарлары мәдәнияте белгечләре өйрәткән кырым биюен өйрәнүдә актив репетиция бара.
 «Синегорье»да иң яхшы коллективлар җыела. Безнең өчен алар арасында булу – зур дәрәҗә. Хезмәттәшләребезнең ничек яшәвен һәм үсүен күрү, тәҗрибә белән уртаклашу, безнең нәрсәгә ирешкәнебезне һәм нәрсәгә омтылырга кирәклеген аңлау мөмкинлеге булачак», – дип шәрехләде ансамбльнең җитәкчесе Айрат Хәмитов.


 «Синегорье» фестивале – төрле халыкларның традицион мәдәният үрнәкләрен тәкъдим итә, тамашачыларга Көньяк Уралдан читтә урнашкан мәдәни тормыш белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Проектка күренекле профессиональ коллективлар чакырыла, алар арасында Моисеев балеты, Н.С. Надеждина исемендәге «Березка» дәүләт академия хореография ансамбле, М. Е. Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры, шулай ук Италия, Сербия, Кытай һәм башка илләр коллективлары.

Фотоларны ансамбльнең матбугат хезмәте тәкъдим итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар