Татарстанның нәни шаһинәләре

«Татарстанның нәни шаһинәләре» фестивале әледән-әле үткәрелеп торучы кункурс-фестивальләрдән күпкә үзгә. Форматы гына түгел, мактасы да бүтән аның. Фестиваль исеме белән аваздаш балалар төбәк иҗтимагый оешмасының президенты Наталья Киселева әйтүенчә, әлеге фестивальдә җиңелүчеләр юк, кызчыкларның барысы да – шаһинә, аларның барысы да тәкыяга лаек, һәм ул тәкыя катнашучы барлык кызларга кидерелә дә. Шуңа күрә фестиваль «Татарстанның шаһинәләре» дип атала да инде.
Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – бу күлмәк күрсәтү, кызларның йөз-бит матурлыгын бәяләү конкурсы түгел. Монда катнашырга теләүче кызның иң беренче чиратта йөрәгендә мәрхәмәт уты янарга, күңеле изгелеккә битараф булмаска тиеш. Үз талантларын күрсәтү белән бергә, ә ул җыр-бию генә түгел, тегә яки чигә белү, башка төрле иҗади эш тә булырга мөмкин, фестивальдә катнашырга теләк белдерүче һәр бала жюрига үзенең хәйрия проектын да тәкъдим итә.
Мондый төрдәге башка чаралардан тагын бер аерымлыгы – сәламәтлеге зәгыйфь, авырдан йөрүче кызчыклар да үзләрен Татарстанның бәләкәй шаһинәләре дип таныта алалар. Мәсәлән, быел фестивальдә шундый дүрт кыз катнашырга гариза калдырган.
Быел беренче сайлап алу туры 13–14 майда 15 сәгатьтә Казанның «Горьки–Парк» сәүдә үзәгендә узачак. Татарстан буенча финал 4 июньдә «Корстон»да булыр дип ниятләнелә. Ә халыкара масштабтагы финал исә сентябрьдә узачак.
Конкурстантлар – биштән алып унбиш яшькәчә булган кызлар. Төп таҗ ияләре 4 номинациядә билгеләнәчәк.
Узган еллардан истә калган (фестивальнең менә инде 10 ел рәттән үтүен дә әйтеп китик) чыгышлар бармы, дигән сорауга, «Татарстанның нәни шаһинәсе–2013» җиңүчесе Эллина Зиновьева бер кызның тамашачы алдында үз кулы белән картина ясавы истә калуын әйтте. Ә менә фестивальнең 2009 елгы җиңүчесе, һәм быелгысының хореографы Елизавета Ефремовага исә бик сәнгатьле итеп шигырь укучы кыз көчле тәэсир иткән.
Фестивальне уздырган 10 ел дәверендә инде шактый бай тәҗрибә тупланган. Бәләкәй шаһинәләр фестивальдә катнашты да, шуның белән эшләре тәмам түгел, алар – волонтерлар сыйфатында – республикабызда узган күп кенә хәйрия акцияләрендә катнаша, үзләре дә төрле чаралар оештыра. Шундый игелекле чараның берсе – «Цветик-семицветик».
Мәсәлән, быелгы финалда алар үз куллары белән ясалган әйберләрдән хәйрия ярминкәсе уздырачак. Моннан тыш, ун елга беренче тапкыр фестивальнең финалына билетлар түләүле булачак (200 сум, диделәр). Җыелган акчалар быел юл һаләкәтенә очрап, әтисез калган, әниләре белән өчесе дә авыр хәлдә хастаханәдә ятучы апалы-сеңелле Нурдинова Камилә һәм Айгөлне дәвалауга тотылачак.
Фестивальгә әзерләнүче балалар олыларның да шушы изге ниятле эшкә катнашуларына, кулдан килгәнчә ярдәм итүләренә өметләнә.
Ә инде кабат 13 һәм 14 майда «Горьки–Парк»та көндезге өчтә узасы чарага әйләнеп кайтсак, фестивальнең сайлап алу турыннан тыш, биредә «Татмедиа»ның гаилә һәм балалар өчен нәшер ителә торган журналлары да киләчәк. Шулар исәбендә без – «Сөембикә» журналы да. Берочтан журналларга язылу да оештырылачак. Сүз уңаеннан, 11 майдан 21 майга кадәр яраткан журналыгызга 10 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин. Көтәбез сезне!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.