Татарстан көне программасы

Быел Республика көнен бәйрәм итү чагыштырмача иртә – 28 август көнне үк башлана.
Аерым алганда, бу көнне 19.00дә «Казан Арена» стадионында, «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән, «Хор Турецкого» коллективының 25 еллыгына багышланган «Җыр бәйрәме»/ «Праздник песни» киң күләмле мәдәни-күңел ачу чарасы уздырыла.
29 августта Кремль яр буенда «Мәдәниятләр мозаикасы» / «Мозаика культур» I республика этноконфессия фестивале үткәрелә. Фестиваль вакытында казанлылар һәм башкала кунаклары төрле мастер-классларда катнаша, концерт карый, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныша алачак.
Төзекләндерелгән Лядской бакчасын шул ук көнне үзенчәлекле фестиваль программасы белән ачу күздә тотыла.
29-30 август көннәрендә исә «Казан кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Казан фанфаралары» / «Фанфары Казани» IV Бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивале була.
Төп бәйрәм чаралары 30 август көнне Казан Ратушасында тантаналы җыелыш белән башланып китәчәк. Җыелышта Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә зур өлеш кертүчеләргә, традицион рәвештә, республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшыру, аларның исемнәрен шәһәрнең «Мактау китабы»на («Книга почета») кертү планлаштырыла.
Бу көнне М.Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында зур гомумшәһәр бәйрәме оештырыла. Аерым алганда, балалар өчен «Иске парк хәзинәләре» / «Сокровища старого парка» мәйданчыгы эшләр дип көтелә. Моннан тыш, өлкәннәр өчен төрле спорт чаралары, шулай ук Россиядә Әдәбият елы кысаларында «Әдәби ишегалды» проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге чараларның барысы да 11.00дән 14.00гә кадәр уздырыла.
Республика көнендә шулай ук 11.00дән башлап Җиңү паркында «Урам Бит!» урам мәдәнияте фестивале кысаларында үсмерләр өчен воркаут, самокатларда узышу буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла. Монда ук 16.00дә авиа-, судно- һәм автомодельләштерү спорты буенча Казан балалар кубогы уйнатыла.
Башкаланың Меңьеллык мәйданында 11.00дән 15.00гәчә «Kazan City Racing» автоспорт тамашасы була. Анда «Формула – 1» пилотлары, дрифтерлар һәм каскадерлар чыгышларын, шулай ук «КАМАЗ-Мастер» командасы башкаруында тәэсирле яңа төрле трюк карау мөмкинлеге булдырыла.
30 август көнне 12.00 Бакый Урманче скверы сәнгать паркына әвереләчәк. Биредә казанлылар һәм башкала кунаклары күренекле татар рәссамнары белән таныша һәм шәхсән аралаша алачак.
Бу көнне Казанның Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани урамында 13.00дә «Уйна, гармун!» халык иҗаты бәйрәме үткәрелә.
«Казан» халыкара атлы спорт комлексы ипподромында 15.00дә ТР Президенты бүләгенә ат чабышы була.
Бәйрәмнең төп мәйданнарының берсе «Казан Арена» стадионы алдында урнашачак. Көндезге 12дә монда Казан гарнизонының «Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – син сайлаганы» дип аталган патриотик зур концерт программасы башлана. 15.00дән 18.00гә кадәр шул ук мәйданда татар эстрадасы йолдызлары концерты була. 18.00дән исә Казанның популяр коллективлары, «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Студентлар язы» фестивальләре җиңүчеләре катнашында яшьләр өчен кичке концерт программасын тамаша кылу мөмкинлеге булдырыла. Анда шулай ук җырчы Юрий Антонов, «Прогульщики», «А-Студио» төркемнәре чыгышы көтелә.
20.00дә Игенчеләр сарае янындагы мәйдандагы ачык һавада, Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР дәүләт симфоник оркестры катнашында, «Казан көзе» V халыкара опера фестивале уздырыла. Анда 65нче Женева халыкара музыка конкурсы җиңүчесе, опера җырчысы Полина Пастирчак, Мария театры солисты Сергей Скороходов, Зур театр солисты Андрей Жилиховский чыгыш ясаячак. «Казан көзе» программасына Кальман, Легар, Штраус, Лоу оперетталарыннан өзекләр яңгыраячак.
Киң күләмле бәйрәм чаралары 22.00дә Казансу өслегендә зур салют белән төгәлләнер дип көтелә. Салютны «Казан» гаилә үзәге территорисендә һәм «Казан Арена» стадионы янындагы транспорт чаралары өчен каралган мәйданда карау уңайлы булачак, дип саный бәйрәмне оештыручылар.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/26/112837/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.