Логотип
Яңалыклар

Татарстан хакимияте үзмәшгульләрне легальләштерү өчен яңа шартлар әзерли

Татарстан хакимияте үзмәшгульләрне легальләштерү өчен яңа шартлар әзерли

 

Бу – түләүсез сәүдә урыннары һәм мәйданчыклары, муниципаль һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә, белем арттыру белән бәйле программаларга керә алу дигән сүз. Шушы көннәрдә Казан шәһәре башкарма комитетында узган профильле киңәшмәдә билгеле булды бу хакта.

Очрашу нәтиҗәләре буенча чиновниклар түбәндәге инициативаларны тормышка ашырырга вәгъдә итә:

Үзмәшгульләр муниципаль ярдәм алачак.

Үзмәшгульләргә мәдәният учреждениеләрендә һәм Яңа ел ярминкәләрендә сәүдә итәр өчен бушлай урыннар тәкъдим ителәчәк.

Үзмәшгульләрнең игъланнарны, элмә такталарны килештерүгә биргән гаризалары буенча Казанда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы эшенә тест уздырылачак.

Үзмәшгульләр өчен өстәмә укыту программалары эшләячәк.

2019 елдан Татарстанда өйдә эшләүче эшмәкәрләргә махсус режимпрофессиональ керемгә налог сынап карала. Республикада 32 меңнән артык кеше үзмәшгульләр сыйфатында регистрация узган. Шуларның 9,6 меңе Казанда эшли. Легальләштерү буенча агымдагы елда республика планы 60 мең үзмәшгульгә исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар