Татар телендә нәшидләр һәм мөнәҗәтләр җыентыгы диск булып чыкты

“Мөкатдәс аһәң” исеме белән татар телендә нәшидләр һәм мөнәҗәтләр җыентыгы диск рәвешендә дөнья күрде. Аны “Хозур” нәшрият йорты “Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә “Аzan” мөселман интернет-радиостанция базасында яздырган. Бу хакта әлеге нәшрият йортыннан хәбәр алынды.
Дини тематикалы музыкаль җыентыкка 63 әсәр кергән. Аларны татар җырларын башкаручы мәшһүрләр - Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхабиева, Гөлзада Сафиуллина, Фердинант Сәлахов, Хәлидә Бигичева, шулай ук җыр сәнгате күгендәге йолдыз булып балкыган “Голос” телепроекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, автор-башкаручы Ильяс Халиков, Илгиз Шәйхразиев, Асылъяр, “Азан” төркеме башкара.
Тавышлары язылган тәзһиб рәвешендә бизәлешле шушы диск мәсьәләсендә элемтәгә кергәч, Миңгол Галиев та, Ильяс Халиков та бу хакта берни белми булып чыкты. Икесе дә бу турыда хәбәрдар түгелләрен, әмма бу яңалыкка бик шат булуларын белдереп, җыентыкны кайдан табып булу мөмкинлеге белән кызыксындылар.
“Аzan” мөселман интернет-радиостанция базасында дөнья күрде дигәнгә, аның шушы проектка өлешен белү өчен радиостанция белән элемтәгә кереп, сорашырга булдык.
“Татар-информ” вәкиленең әлеге соравына җавабында радионың баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов, мөнәҗәтләр, нәшидләр тупланган диск чыгару радиостанциянең һәм “Хозур” нәшрият йортының башлангычы булуын әйтте. Бу җыентыкны чыгару турында карар быел Изге Болгар җыенында кабул ителгән.
"Изге Болгар җыены “Аzan” радиосында яңгыраган мөнәҗәтләрне, нәшидләрне аерым диск итеп чыгаруга ихтыяҗ булуны күрсәтте. Анда безнең чатырга кереп, дини темада моңнар яздырган дисклар юкмы, дип, шактый кеше мөрәҗәгать итте. Уйлаштык та, “Аксу” тавыш яздыру студиясе белән андый продукция чыгару турында бер фикергә килдек. Дөрес, әлегә 63 кенә трек анда, көзгә күбрәк итеп 120-140 терклыны чыгару күздә тотыла, андый мөмкинлек бар”, - дип аңлатты баш мөхәррир.
МР3 форматындагы дисклар 1 мең тираж белән яздырылган, шактые заказ буенча таратылган. Ә заказларны Изге Болгар җыенында биреп калдырган булганнар. Көзгә чыгачак 2 нче музыкаль җыентыкта треклар саны да, тиражы да күбрәк булачак, дип вәгъдә бирде әңгәмәдәшебез
63 кенә әсәр керде, алга таба күбрәк яздырылачак, дисез, димәк, сездә тупланган андый әсәрләр күп? “Чыннан да, күп. Бу юлы татар дискы чыгардык, трекларның гарәпчәләре дә бар, әмма соңгылары белән авторлык хокуклары буенча проблемалар бар, аларны хәл итәргә кирәк”, - диде ул җавабында. Татарчалары белән проблемалар юкмы, әйтик, башкаручылар бу хакта белми дә, дигәндә, “Аксу” студиясенең продюсерлык үзәге бар, аларны чыгарырга хокуклары бар, барлык авторлык хокуклары якланган, дип ачыклык кертте ул. Әлеге студия моңа кадәр аерым башкаручыларның аерым дискларын чыгарган, ә “Азан” радиосы да катнашкан һәм җыентык рәвешендәгесе – беренче генә икән.
Диск әзерләгәндә башкаручыларны, әсәрләрне ни рәвешле сайлап алдыгыз, анда өлкән буын җырчылар да, яшьләр дә бар, дип кызыксынуга җавабында Илнур Фәйзрахманов: “Болгар җыены вакытында әсәрләр башкарылды, кешеләрнең ихтыяҗын өйрәндем, үзенә күрә мониторинг үткәрдем дисәк тә ярый, - диде. - Гарәп телендә дә, татарча да мөнәҗәтләр, нәшидлар күп тыңлаттык. Өлкәннәр җырлаганда, моны кем җырлый, дип килеп сорыйлар, аннары яшьләр килгән зур дини чараларда яшь башкаручылар Ильяс Халиков, Илгиз Шәйхразиев бик актив катнаша, халык яратып тыңлый – боларны исәпкә алып, баланс тотрыклы булырлык итеп треклар тупланды”.
“Башта, язмалар күп, дисәм дә, сайлый башласаң, материал алай күп тә түгел, чөнки шушы юнәлештә генә эшләүчеләребез әлегә юк. “Таян Аллаһка” кебек төрле иҗади конкурслар үткәрелә, дини эчтәлектәге шигырьләр һәм аларны көйгә салырлык материал бар. Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Ильяс Халиков, Илгиз Шәйхразиев үрнәгендә канатланып, бу диск киләчәктә җырчыларга шушы юнәлештә эшләргә этәргеч бирер дигән өмет белән эшләдек без аны”, - дип сөйләде Илнур Фәйзрахманов.
http://tat.tatar-inform.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.