«Татар рухы һәм каләм» бәйгесендә катнашырга ашыгыгыз!

«Татар рухы һәм каләм» V Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына иҗади хезмәтләр кабул ителә.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Татар рухы һәм каләм» V Бөтенроссия конкурсына материаллар кабул ителә башлавы турында игълан бирде.Конкурсны оештыру комитетыннан алынган белешмә буенча, журналистларны һәм медиа-киңлекне милли мәсьәләләрне киңрәк яктыруга этәргеч бирүне, милли өстенлекләрне пропагандалауны максат иткән конкурс нәтиҗәләре буенча бүләкләү 6 номинациядә каралган. Журналистик хезмәтләр татар халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен иң яхшы яктырткан өчен; үрнәк татар гаиләләрен иң яхшы яктырткан өчен; «Көрәш» татар милли спорт төрен иң шәп популярлаштырган өчен; балалар өчен иң яхшы журналистик материал; милли тарихи ядкарьләрне иң яхшы чагылдырган өчен аерым номинацияләрдә бәяләнә. Массакүләм мәгълүмат чаралары исә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту буенча ярыша ала.
Конкурс нәтиҗәләре буенча журналистлар арасында һәр номинациядә 2шәр җиңүче, ә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 1 җиңүче билгеләнә, нәтиҗәдә, журналистларга 15әр мең сум, ММЧга 20 мең сум акчалата бүләк каралган. Химаячылар тарафыннан өстәмә бүләкләр тапшырылуы ихтимал, дип игътибарны юнәлтә конкурсны оештыручылар. Сайлап алынганнан соң, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Бүләкләү тантанасы, татар җәмгыятен борчыган мәсьәләләрне ачык әйтеп калу өчен зур мөмкинлек тудыра торган мәйдан булып таныла барган «Татар рухы һәм каләм» конкурсының элеккегеләре кебек үк, дөнья буйлап сибелгән татарларның башкаласы Казанда уздырыла.
Иҗади бәйгедә материаллары 2014 елның 1 гыйнварыннан 2015 елның 1 октябренә кадәр басылган, яки эфирга чыккан басма, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, радио, телевидение журналистлары, шулай ук башка төрле милек формаларының профессиональ массакүләм мәгълүмат чарасында Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә басылган материал авторлары да катнаша ала. Авторлык эшләре, программалары да кабул ителә (шәхси яки коллектив). Аерым алганда, конкурс жюрие хөкеменә төрле жанрдагы материаллар кабул ителә: әңгәмә, репортаж, очерк, аналитик материаллар, проблемалы мәкаләләр, теле–радио язмалар, Web-сайт адреслары һ.б.
2015 елның 1 октябренә кадәр югарыда әйтелгән шартлар нигезендә теләге булган һәркем гаризасын һәм басылган материалларын оештыру комитетына тапшыра ала. Жюри әгъзалары конкурс эшләрен 3-20 октябрь көннәрендә тикшерә. Конкурсның нәтиҗәләре быел 30 октябрендә игълан ителүе ниятләнә.
Оештыру комитеты адресы: 420066, Казан ш., К.Маркс ур., 38/5 йорт, 312 һәм 313 кабинетлар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/09/113311/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.