Логотип
Яңалыклар

«Татар кызы–2018»: бәйгеме, шоумы?

«Татар кызы – 2018» халыкара бәйгесендә Удмуртия республикасы кызы Диләрә Гыйлметдинова җиңү яулады. Аңа Златоуст осталарының Казан башлыгына охшатып ясалган таҗы һәм «Лада Гранта» машинасы тапшырдылар. Бәйгенең финалы Казанда беренче тапкыр узды. 

 Бәйгегә кызларны Россиядән генә түгел, Европа буйлап сайлыйлар. Җәй көне узган ярымфиналдан 14 кыз финалга чыкты. Традиция буенча бәйгенең соңгы өлеше җиңүче кызның туган ягында уздырыла. Узган ел Уфадан Татарстан кызы Гөлназ Гатина әлеге хокукны алып кайткан иде.


Сәкинә Шакировна кебек булыгыз

Кызганычка, «Татар кызы» бәйгесе республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиевның хатыны Сәкинә ханым вафат булган көнгә туры килде. Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев: «Әллә кичектерик микән дигән фикер дә килде, тик кунаклар килгән, зал әзер, шуңа күрә ул уйдан кире кайттык», – диде. Мәрхүмә рухына хөрмәт белдерелеп, залда бер минутлык тынлык игълан ителде. «Сәкинә Шакировна кебек үз халкыңны, гаиләңне, балаларыңны, туганнарыңны, оныкларыңны, иреңне яратсаң, менә шуннан да матур хатын-кыз булмас. Сәкинә ханым кызларга үрнәк», – диде ул. 


Тышкы матурлыкмы, эчке дөньямы?

Оештыручылар «Татар кызы» бәйгесендә, башка чибәрлек конкурсларыннан аермалы буларак, кызларның тышкы кыяфәтләреннән түгел, ә бәлки эчке дөнья матурлыгыннан чыгып бәяләнүләрен ассызыклыйлар. Быел бәйгедә исә кызлар авыз ачып сүз әйтүгә караганда, күбрәк сәхнә буйлап  йөрде. Күрәсең, жюри аларның йөрешләренннән үк рухи байлыкларының нинди булуын чамалады. Мондый бәйгеләрдә, нигездә, кызлар үзләре визит карточкаларын тәкъдим итәргә тиеш кебек. Тик аларны алып баручылар гына таныштырды. Милли мотивлар белән тегелгән  купшы күлмәкләр кигән кызларны сәхнә буйлап йөртү белән генә чикләделәр. Аларның тавышларын туган якларының кадерле ядкарьләре белән таныштырган вакытта гына ишеттек. Чибәркәйләр барысы да татарча шактый гына сөйләшә беләләр дигән тәэсир калды. Икенче биремдә кызлар Татар җыр һәм бию ансамбле биючеләренең костюм, хәрәкәтләрен күзәтеп, кайсы төбәк биюен башкарганнарын белергә тиеш иде. Һөнәрләрен күрсәтүнең чираттагысы – һәр кыз хатын-кызларга багышлап язылган шигырьләрдән берәр куплет сөйләп чыкты. Аларның татар халкы гореф-гадәтләрен белү-белмәүләре хакында да залдагы халык төшенә алмады. Чөнки ул да биюгә кайтып калды. Гомумән, бәйгедә кызларның биюенә бик күп игътибар бирелде. Алар татарча да ут яндырып биеде, вальс та әйләнделәр. Бии белә татар кызлары! Ә менә татар моңы бармы-юкмы икәнен билгеләүче бирем җитмәде кебек. Финалны карарга килүчеләр кызларның фикерләү дәрәҗәсен дә белми калды. 


Алланың Галкины бар 

Бәйгенең бизәлеше исә югары дәрәҗәдә иде. Республиканың бию ансамбльләре, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Артур һәм Эльза Исламовлар, Алинә Шәрибҗанова, Артур-Марат дуэты җырлавына чираттагы тапкыр ләззәтләнеп утыра алды тамашачы. Чын милли югары дәрәҗәдәге концерт иде бу. Бәйге узган Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында туган югары сәнгатьле милли мохитны җырларга чыккан Илгиз Шәйхразиев кына аздан гына бозып җибәрмәде. «Дөньяда бар нәрсә парлы», – дип мисаллар китерергә кереште. Бу тамашачыны кыздырыр өчен уйланылган алым булды, ахры. Татар эстрадасындагы парларны санау Әлфия Авзалова-Илһам Шакиров белән генә тукталып, кисәк кенә Алла Пугачева, Галкин, Филипп Киркоровка күчү зыялы татар бәйгесенең кысаларына сыймады кебек. Дөрес, соңыннан бөтен залны “Ай, былбылым”ны җырлата алганнан соң җырчыга ул «шаянлыгы» гафу ителде сыман. 


Таң чишмәсе – Мәскәүдә, Гран-при – Ижауда

Жюри бик озак киңәшкәннән соң, бүләкләү өлеше башланды. «Туган телебезгә ярату, ата-бабаларыбыз калдырган рухи кыйммәтләргә ихтирам һәрвакыт күңелегездә яшәсен», – дип теләкләрен әйтте кызларга «Татар кызы» халыкара бәйгесе дирекциясе президенты Лена Колесникова. Аларның әти-әниләренә аерым рәхмәтен җиткерде. 14 кыз да номинациягә ия булды. Ә алар төрле һәм бик матур исемле иде:

Иң нурлы кыз — Әлмирә Таҗетдинова, Свердловск
Иң тырыш кыз — Зәринә Шәһиәхмәтова, Красноярск
Таң чишмәсе — Әдилә Зәбирова, Мәскәү
Иң серле кыз — Динә Абдрахманова, Казакъстан
Иң нәзәкатьле кыз — Диләрә Гыйльметдинова, Удмуртия
Иң сөйкемле кыз — Резидә Мигранова, Чиләбе
Иң нәфис кыз — Диләрә Кәримова, Ульяновск
Иң уңган кыз — Ләйсинә Борһанетдинова, Киров
Иң шаян кыз — Ләйлә Мусаева, Әстерхан
Иң камил кыз — Зиләрә Кәримова, Литва
Иң зирәк кыз — Илнара Надырова, Оренбург
Милләткә тугры кыз — Энҗе Бәйрәмова, Австрия
Иң илһамлы кыз — Алинә Нигъмәтуллина, Ленинград өлкәсе
Иң ялкынлы кыз — Гүзәл Габдрахманова, Татарстан

«Мин аларның һәрберсенә гран-при бирер идем», – диде сәхнәгә җиңүчене билгеләргә күтәрелгән Васил Шәйхразыев. Чынлап та лаек кызлар күп иде. Литвадан килгән Зиләрә Кәримованың татар телендә камил сөйләшүенә, Әстерханнан Ләйлә Мусаеваның чаялыгына, үзебезнең Татарстан кызы тракторны да иярли алган, харизмага бай Гүзәл Габдрахмановага күпләр игътибар итми калмагандыр. Тик куелган кагыйдәләргә каршы барып булмый. «Татар кызы – 2018» исеменә Удмуртия Республикасы кызы Диләрә Гыйльметдинова лаек булды. Сүз уңаеннан, залда иң күп җанатарлар да аныкы иде. Диләрә туташка бәйгенең төп бүләге машина ачкычлары тапшырылды. «Әти-әниемә, әби-бабаема, бәйгегә әзерләүчеләргә рәхмәт. Татар телебезне яратып яшик», – диде ул күз яшьләрен тыя алмыйча. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар