Логотип
Яңалыклар

Татар халкы турында чит телләрдә китаплар бастырырга кирәк – Финляндия делегаты

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында төрле дискуссия мәйданчыклары эшләде. Түгәрәк өстәл форматында узган “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” темасына Үзбәкстан, Казахстан, Австралия, Төркия, Польша, Германия, Кыргызстан, АКШтан килгән милләттәшләребез чыгыш ясады. Финляндиядән килгән делегат Окон бәй Дахер татар милләте, халкы турында чит телләрдә китаплар бастырырга тәкъдим итте.
 
"Дөньяда Татарстанны, Казанны беләләр. Ә менә татар халкы турында беләләрме, бу милләтне таныйлармы? Юктыр, дип беләм. Шуңа күрә мин татар халкы турында чит илләрдә, үз телләрендә китаплар бастырырга тәкъдим итәм, – диде ул.
 
"Татар халкы шактый сибелеп көн күрә. Финляндиядә без нибары 700 татар калдык. Соңгы өч-дүрт дистә ел эчендә Татарстан белән бәйләнешләр шактый җайланды, –  дип тә өстәде съезд вәкиле.
 
Окон Дахер сүзләренчә, Финляндия музейларында, архивларында татарларның шактый бай мирасы саклана.
 
"Билгеле, шактый кадерле истәлекләр фин татарларының үзләрендә. Әмма сез Казанда “Мөһаҗирләр музее” төзү идеясе белән чыккансыз икән, мин моны хуплыйм һәм ничек тә ярдәм итә алуыма оптимистларча ышанам. Тик байлыкны Татарстанга күчерүдә мин Казан галимнәренә таянам", – диде Окон Дахер.
 
"Быел Финляндиянең бәйсезлек алуына 100 ел. Шуңа күрә быел бездә ел буе бәйрәм рухы булачак. Кадерле милләттәшләрне үезебезгә дә чакырып калам", – диде ул азактан.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/02/145578/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар