Логотип
Яңалыклар

Татар драматургиясендә яңа исемнәр

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры драматурглар үстерә


 Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы  театры драматурглар үстерә
  
Театр татар телендә иҗат итүчеләр өчен  I «Караш» инсценировка мәктәбе оештырды. Әлеге проект кысаларында яшь авторлар татар классик әсәрләрен сәхнәләштерергә өйрәнделәр һәм  үз инсценировкаларын  яздылар. Мәктәптә 23 кеше укыды, шуларның  12 се генә финалга чыкты.    


Финалда шулар арасыннан иң-иңнәрен билгеләделәр.  Бәйгедә  катнашкан эшләрдә авторның исем-фамилиясе куелмаган иде. Әдәбият белгечләреннән, режиссерлардан, драматурглардан, язучылардан, актерлардан, рәссамнардан, композиторлардан торган 26 кешелек жюри беренче этапта  әсәрнең аннотациясенә бәя бирде. Икенче этапта Кариев театры артистлары  әсәрләрне рольләргә бүлеп укыды. 


«Караш» инсценировка мәктәбенең  җиңүчесе – шагыйрә, язучы Лилия Гыйбадуллина. Аның әсәре Кариев театрында куелачак. Димәк, Кариевта тиздән «Җанисәп» премьерасы чыгачак! 


Икенче урында Илфак Хафизов. Әлеге авторның инсценировкасы «Казан утлары» журналында басылып чыга. Өченче урын  алучыларның –  Фәнил Гыйләҗев, Эльвира Фатыйхова, Рүзәл Әхмәдиев – эшләре  «TAMGA» лабораториясендә эскиз итеп куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар