“Тапшырылмаган хатлар” фильмның беренче рәсми тизеры чыкты

Миләүшә Айтуганова фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел диде

Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча төшерелә торган фильмның беренче рәсми тизеры чыкты. Билгеле булганча әлеге фильм “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында төшерелә.

Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр итүенчә, авылда кино төшерү эшләре төгәлләнгән, хәзер Казанда төшерү эшләре бара. Әсәрдәге Әдрәс авылы урынына Биектау районының Зур Кавал авылы сайланган. Төп рольне башкаручы Г.Камал театры актрисасы Гүзәл Минакова: “Галиянең ике периоды бар. 29-30 яшьлек чагын Зур Кавал авылында төшереп кайттык. Хәзер аның студент елларын, 18 яшьлек чорын төшерәбез. КФУ, Иске татар бистәсе, театр янында төштек,” – дип сөйләде.

Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. “Хәзер безнең төп бурыч – сыйфатлы кино төшерү. Яратып укылган әсәр, шуңа халык кабул итәр дип уйлыйм,” – дип белдерде ул.



Галия ролен башкаручы Гүзәл Минакова төшерү эшләре уңышлы баруын әйтеп үтте. “Моңа кадәр төрле эпизодларда төшкәнем булса да, кинода бу минем беренче зур ролем, – ди ул. – Роль өчен бик борчылам, бик катлаулы, шул ук вакытта ул миңа бик якын да. Галия саф, чиста, шул ук вакытта күпьяклы образ. Аның белән килешмәгән чакларым да була. Ләкин уртак якларыбыз да бар. Мин дә ул укыган китапларны укыдым, классик музыка яратам,” – ди ул.

Гүзәл Минакова кинога төшерү барышында балаларының да янында булуын әйтте. “Минем ике улым бар: Арысланга 3 яшь тә 5 ай, Әскәргә 1 генә яшь. Кечкенәсен әлегә үзем ашатам. Балаларны янымда әнием карап тора. Шул ягы бераз кыенрак,” – диде ул.


 

сылтама: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    1888
    26
    209
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5702
    2
    79
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 19 октябрь 2021 - 19:01
    Без имени
    Бу бит кеше тугел, бу кешедэн ничек кирэк шулай котылырга кирэк. Бу бит русча эйтсэк "Урод"
    Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым икән
  • 19 октябрь 2021 - 15:22
    Без имени
    Аңлый балалар күбрәк булсын иде,сирәктер шул.Кайберләре ата кыланганны эшли шул.
    «Кагыласы булма әнигә!»
  • 19 октябрь 2021 - 11:37
    Без имени
    Рәхмәт,бик яхшы хикәя
    ​ Ястык
  • 20 октябрь 2021 - 07:38
    Без имени
    Менэ шул инде ул,гонахларын очен бу доньяда ук жэзасын алу,балан да,гаилэн дэ юк.Картлыгында берузен каласын.Бу зина кылу дип атала,Раббым,узен сакла балаларыбызны,оныкларыбызны шундый гонахтан!!!
    Көтеп яшәү
  • 20 октябрь 2021 - 08:42
    Без имени
    Аллааа, бигрэк эчтэлекле хикэя
    ​ Ястык
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан