«Тантана» премиясен кемнәр алды?
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана–2021» театр премияләрен тапшыру тантанасы үтте. «Тантана» – театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен театр әһелләренә бирелә торган профессиональ премия. Ул ел саен Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.
Узган ел театрлар өчен дә шактый катлаулы ел булды. Пандемия аркасында заллар башта бөтенләй бушап калды, аннан яртылаш кына тутырырга рөхсәт ителде. Узган ел хәтта «Тантана» премияләре дә онлайн-режим да гына тапшырылды.
Боларның барысына да карамастан, театрлар тамашачыларны яңа премьералар белән куандырдылар.
Инде менә уңышларны барлар чак килеп җитте.
Мәртәбәле жюри карары белән «Иң яхшы хатын-кыз роле» номианциясендә җиңүче дип Ләйсән Фәйзуллина табылды (Г. Камал театры, «Хуш авылым» спектакле).
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче дип Эмиль Талипов исеме аталды (Г. Камал театры, «Хуш авылым» спектакле).
«Намус һәм тугрылык» номинациясендә премиягә Хәлим Җәләлов (Г. Камал театры) һәм Геннадий Прытков (Качалов театры) лаек булдылар.
«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә премияне Резеда Сәлахова алды (Тинчурин театры, «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакле өчен).
Шамил Закиров исемендәге премия Г. Камал театры тегүчесе Наилә Ваһаповага бирелде. Ул – Камал театрының элеккеге директоры истәлегенә Салават Фәтхетдинов тапшыра торган традицион премия. Җырчы аны ел саен шушы көндә Камал театры хезмәткәрләренең берсенә тапшыра. Әлеге хезмәткәр театрда инде ким дигәндә 25 ел эшләгән булырга тиеш. Премиянең күләме Шамил Закировның яше белән бәйле рәвештә гел артып бара. Быел ул 76 мең.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.