Логотип
Яңалыклар

Тагын 60 авыл ФАПлы булачак

Бер ай-ай ярым эчендә республикабыз авылларында фельдшерлык-акушерлык пунктлары “үсеп чыга”. Шул рәвешле сыйфатлы медицина ярдәме республикабызның иң ерак почмакларына да барып җитте.


Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел медицина ярдәмен яхшырту буенча бик зур эш 2012 елдан башлана. Нәкъ өч ел элек республикабызда Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, Татарстанда авыл халкына да медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү максатыннан, ФАПлар төзү, төзекләндерү, аларның матди-техник базасын ныгыту буенча республика программасы кабул ителә.

Өч ел эчендә республикабызның ерак авылларда 360 модульле корылма барлыкка килгән. Аларның барысы да заманча стандартлар буенча эшләнгән, бар кирәкле белән җиһазландырылган - медицина хезмәткәре өчен дә, авырулар өчен дә иң уңайлы шартлар тудырылган. Авыл халкы моңа сөенеп туя алмый. Әби-бабайлар өчен бу биналар дәвалану буенча фельдшер киңәшләрен, медицина ярдәмен алу гына түгел, бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашу урыны да.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифаларын башкаручы Илшат Гыймаев сүзләренчә, программа гамәлдә булган өч елда бу авылларны ФАПлы итүгә 300 миллион сум тотылган. Быел да бу юнәлештәге эшчәнлек дәвам итәчәк. Дөрес, быелга планнар бераз сүлпәнәйгән. 2015 елда 76 модульле пункт төзелсә, быел 60ны торгызу ниятләнә.

- Муниципаль берәмлек корылмага урын бүлеп биреп, аның өчен нигез әзерләсә, ай-ай ярымда бу ФАП җыелып, барлык коммуникацияләргә тоташтырылып, медицина хезмәте күрсәтүгә әзер була. Суга, утка, җылылыкка тоташтыру да район җитәкчелеге җилкәсендә. Республика исә подрядчы ярдәмендә - бу эшне “Нефтемаш” ЯАҖ башкара – ФАП бинасын җитештерү, аны билгеләнгән урынга китерү һәм җыю. Шуннан соң ул медицина җиһазлары белән тәэмин ителеп, муниципаль берәмлек карамагына күчерелә, - дип сөйләде Илшат Гыймаев.

Быелга билгеләнгән ФАПлар төзү буенча эш тулы куәтенә бара инде. 16 муниципаль берәмлектә 24 фундамент булдырылган, 11 райондагы 16 объектка инженер челтәрләр кертелгән, 12 модуль урнаштырылачак мәйданнарга китертелгән, Әлки районында 1 ФАП инде җыелган да.

Шулай ук Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифаларын башкаручы сүзләренчә, быел республикада ветеринар пунктлар төзү эше дә дәвам иттереләчәк. Узган елда 42 ветеринар ярдәм күрсәтү үзәге булдырылса, быел тагын 40 ветеринар пункты барлыкка киләчәк.

Илшат Гыймаев сүзләренчә, республикабызда булган ихтыяҗны каплар өчен ел саен 70тән артык ФАП һәм 40тан артык ветеринар пункт төзергә кирәк. Инде 2-3 елдан республикабызда кирәк кадәр фельдшерлык-акушерлык пункты һәм ветеринар пункт булдырылыр дип ниятләнә.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/54125-tagyin-60-avyil-faplyi-bulachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар