Әстерханда Сабан туе башланды

Сабан туе ачылышында Әстерхан өлкәсе губернаторы һәм Татарстан Республикасы Президенты да катнашты.
Бүген Әстерханда , “Волгарь” Үзәк стадионында федераль Сабан туе-2017 бәйрәменең ачылу тантанасы булды. Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Губернатор кунакларны олы бәйрәм белән котлады. Ул төбәктә 150 төрле милләт кешесе яшәвен билгеләп үтте.
“Һичшиксез, Казан белән Әстерхан арасында үзенчәлекле – тугандаш, кан кардәшлек мөнәсәбәтләре яши. Бәйрәмнәрнең барысы да күркәм. Без бүген Сабан туен - сабан бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу - язгы чәчү тәмамлану уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм. Федераль Сабан туеның Әстерханның 300 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә бездә үткәрелүе – аеруча зур горурлык”, - дип билгеләп үтте А. Жилкин..
Ул бәйрәмдә катнашучыларны Сабан туе белән котлады. Һәркемгә яхшы кәеф, иртәге көнгә ышаныч, һәр кешегә һәм илебез үсешендә уңышлар теләде.
Әстерхан өлкәсе губернаторы, милли мәдәниятне саклауга һәм Әстерхан өлкәсендә этник яктан тынычлыкны ныгытуга өлеш керткән өчен, “Дуслык” татар төбәк җәмгыяте әгъзаларына бүләкләр тапшырды.
Әстерхан өлкәсенең фәнни-методик халык мәдәнияте үзәге хормейстры ,“Ялкын” татар җыры ансамбле җитәкчесе Гөлия Ашгильдиева, “Идел” җирле газетасы баш редакторы Динара Мәҗитова, Әстерхан өлкәсе иҗат үстерү үзәге педагогы, “Тантана” халык бию ансамбле җитәкчесе Зәйтүнә Рамазанова һ.б. Әстерхан өлкәсе губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Президенты губернаторга “шушындый гүзәл бәйрәмне шушындый гүзәл шәһәрдә үткәрү мөмкинлеге биргән өчен” зур рәхмәт белдерде.
Котлау сүзе ахырында Татарстан Президенты Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Сылтама: http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
13 апрель 2021 - 20:30Без имениРэхмэт тэрбиягэ алган кешелэргэ ,ходай аларга сэламэтлек бирсен ,олы йэрэкле киң кунелле кешеләр чит сабыйларны үз баласы кебек кадерлэп тэрбиялиБалаларын тууга ташлаган әниләр начармы, әллә... яхшымы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.