Спортка чикләр юк

Казакъстанннан бер төркем начар күрүче велосипедчылар Парижга сәяхәт кылырга чыккан. Алар Казанда да тукталды.
Бер ай эчендә 5 мең чакрым юл, 30 шәһәр һәм 6 ил аша узарга. “Спортка чикләр юк” социаль проект кысаларында Парижга юлга кузгалган Казакъстан велосипедчылары алдында әнә шундый бурыч тора. 16 кешедән торган төркемдә начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр дә бар. Алар өчен махсус велотандемнар алынган. Анда ике кеше утырып сәяхәт итә ала. Спортчылар Казакъстан, Россия, Беларусь, Польша, Германия чикләрен узып Франциягә бара. Алар шул рәвешле дөнья күрергә тели, ә иң мөһиме, төркемдә инклюзив мөнәсәбәтләр корып, бар кешенең дә хыялын тормышка ашырырга хокукы барлыгын расламакчы. Ә ул Парижны күрү генә түгел. Дөньяны тавыш, тоемлау һәм тәм аша гына кабул иткән Илья Фәткулин сәяхәттә үзенең икенче ярын табу турында хыяллана. Ул Казанның сукырлар өчен җайлаштырылган иң яхшы шәһәр булуын әйтә. Тавышлы светофор, пандуслар, тоемлы юлларны төшереп, ил хөкүмәтенә алып кайтып күрсәтмәкчеләр. Шулай итеп, үзләрендә уңайлы мохит тудыру өчен халыкара тәҗрибәне өйрәнәләр. Казан - тарихка бай шәһәр, безне кочак җәеп каршы алды, диләр. Татарстан башкаласында ел саен үткән велойөрешкә дә кушылмакчылар. Спортчылар республикада юлларның төзеклегенә дә игътибар иткән.
Сәяхәт барышында бер уңайсызлык белән очрашканнар: юл иминлеге хезмәткәрләре бер полосалы юлларда велосипед белән йөрергә рөхсәт бирми икән. Проект җитәкчесе Бәхтияр Базарбәков киләчәктә дөньякүләм сәяхәткә чыкканда ике якта велоюллар булган киң трассалар буйлап барырбыз дип өметләнә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.