Логотип
Яңалыклар

Сочига Татарстаннан кемнәр бара?

14-22 октябрьдә Сочида XIX Халыкара яшьләр һәм студентлар фестивале узачак. Анда Татарстаннан 200 делегат һәм 180 волонтер катнашачак. Бу хакта бүген «Татар-информ мәгълүмат агентлыгы»нда узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Халыкара яшьләр һәм студентлар фестиваленә 1947 елны нигез салына. Ул дүрт елга бер тапкыр уза. Анда 18дән алып 35 яшькәчә булган егетләр һәм кызлар катнаша.

Әле фестиваль Россиядә инде өченче тапкыр уза. Аның беренче 1957 елда Мәскәүдә үтә. Фестиваль тарихында аны иң киң колачлысы дип атыйлар: дөньяның бөтен кыйтгаларыннан 34 мең кунак җыела ул чакта. Унбиш көн дәвам итә. Совет яшьләре ул чакта дөньядагы башка музыка, башка мәдәниятләр белән танышып калалар. Тынычлык символы астында узучы фестиваль күгенә ул чакта 100 мең күгәрчен очыралар.

Халыкара яшьләр һәм студентлар фестиваленең унөченчесе дә Мәскәүдә уза, 1985 елда. Бу фестиваль вакытында иҗади остаханәләр оеша.

Фестивальне быел, әйткәнемчә, кабат Россия кабул итәчәк.

Берничә җөмлә белән:

– ​ дөньяның 180 иленнән Сочига 20 мең катнашучы килер дип көтелә;

– ​ фестиваль 6 телдә барачак;

– ​ аның эшендә 5 мең волонтер катнашачак;

– ​ фестивальдә катнашырга теләп яшьләр иң күп гариза бирүче төбәк – Татарстан: оештыру комитетына 2674 гариза кергән. Бер урынга –

14 кеше!

– ​ Татарстаннан фестивальгә баручы делегатлар арасында Диләрә Ялалетдинова («Мисс Татарстан – 2016»), Андрей Анисимов (ТР яшьләр хөкүмәте рәисенең сәламәтлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе), Алла Кондратьева (региональ әзерлек комитетының җаваплы секретаре) һ. бар

– ​ Татарстаннан волонтер булып барырга 2229 кеше теләк белдергән. Ягъни бер урынга – 12 кеше;

– ​ Татарстан фестивальдә катнашучылар игътибарына Сочида берничә күргәзмә әзерли. Аларда республиканың инновацияләр, туризм һәм икътисады белән бәйле потенциалы күрсәтеләчәк;

– ​ фестивальгә делегат итеп сайланган Татарстан яшьләре махсус тренинглар узганнар, фестивальнең тарихын өйрәнгәннәр – алар Сочида республика данын якларга инде әзер;

– ​ 7 октябрь көнне Татарстан волонтерларын инде Сочига озатканнар: безнекеләр анда иң төп объектларда эшләячәк;

– ​ фестиваль башланганчы, «Открой себе Россию» проекты кысаларында Казан фестиваль делегатларын – 12 чит илдән килгән 100 егет һәм кызны кабул итәчәк. Алар Казанда 3 көн булачак. «Иннополис»та узачак түгәрәк өстәлдә катнашачаклар, шәһәр белән танышачаклар, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Лебединое озеро» балетын караячаклар.

– ​ «Открой себе Россию» проекты буенча Казанны күрергә теләк белдерүче яшьләргә Татарстаннан 15 русча сүз дә өйрәтеп җибәрергә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар