«Сезнең фан-зона Германиянекеннән яхшырак!»

Бүген «Казан-Арена» стадионында Германия-Көньяк Корея җыелмалары арасында матч узачак. Ул кичке сәгать биштә башланачак. Җанатарлар арасында, әлбәттә, немецлар да күп булачак.
− Мин матчны стадионда караячакмын», – ди Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы вәкиле Кристин ФРАНК. – Янымда ук әнием утырачак, туганнар, дуслар, «TIDA Business Cup 2018» футбол турнирына катнашырга килгән эшмәкәрләр... Кем җиңәр дигән сорауга, әлбәттә, җавап бирә алмыйм. Әмма Германия җиңәр дигән өметем бик зур! Немецлар өчен футбол – гади спорт уены гына түгел, ул безнең тормышның бер өлеше.
Казанда чемпионат иң югары дәрәҗәдә оештырылган! Моны аэропортка килеп төшүгә тоясың. Беркайда бернинди чират юк. Бөтен җирдә волонтерлар ярдәмгә килергә ашыгып тора. Күрсәткечләр төрле телләрдә әзерләнгән.
Шәһәр үзәгенә дә бер бөкесез килеп җиттек. Кая карасаң да – туристлар. Бауман урамында да йөрдек. Халыкның ачык күңелле булуы әллә кайдан күренеп тора.
Фан-зонага да бер мәшәкатьсез килеп җиттек – автобуслар бик еш йөри.
Мондый фан-зонаны 2006 елда, Германиядә узган чемпионат вакытында без оештырган идек. Беренче тапкыр гына булгач, ул, әлбәттә, сездәгедән күпкә кайтышрак иде. Нигә кирәге бар аның, бу зур экраннарны кую үзен аклармы, ачык һавада футбол матч барышын карарга теләүчеләр табылырмы, дип икеләнүчеләр дә күп иде.
Фан-зонада исә ул чакта 21 миллион җанатар булырга өлгерде!
Казандагы фан-зона минем үземә сувенир продукциясе сатылу оештырылу, чәй-каһвә сатып алырга мөмкинлек тудырылу белән ошады. Ә нинди матур күренеш ачыла аннан! Һәр фотога төшүченең артында Кремль күренәчәк.
Шундый матур бәйрәм оештыруыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Сүз уңаеннан:
Германия һәм Көньяк Корея арасында узачак матч аркасында Германия икътисадына 130 миллионнан алып 200 миллионга кадәр зыян киләчәк дип көтелә. Кельндагы немец икътисады институты экспертлары шундый нәтиҗәгә килгән. Чөнки немецларның күбесе матчны эш урыннарында караячак: вакыт аермасы бер сәгать – димәк, аларда әле эш көне төгәлләнмәгән булачак. «Аның каравы безнең җыелма җиңәчәк дип өметләнәбез», – диләр алар. Плей-оффка чыга өчен немец футболчыларына ким дигәндә ике гол кертергә кирәк булачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.