«Сез – иң затлы журнал...»

«Сөембикә» журналы Әгерҗе районының иң ерак авылларының берсендә – Исәнбайда булып, авыл халкы белән очрашып кайтты.
«Сезнең килү – безнең авыл тарихы өчен зур вакыйга», – диделәр алар. Хәер, редакция хезмәткәрләре белән очрашуга тирә-күрше авыллардан – Киңкетаңнан, Кадыбаштан, Әгерҗенең үзеннән дә килгәннәр иде. Ижау шәһәрендә чыгучы «Яңарыш» газетасы журналистлары да бу очрашуга махсус кайтканнар булып чыкты.Очрашу башланыр алдыннан Мәдәният йорты фойесында «Сөембикә» журналы редакциясе оештырган кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе дә эшләде. Килүчеләр Альмира Борханова теккән яулыкларны, затлы җилетларны, Наталья Саярова иҗат иткән шамаилләрне, бизәнү әйберләре, милли бизәкле савыт-саба сатып ала алдылар. Татарстан китап нәшрияты авыл халкына үзендә басылган китапларны тәкъдим итте.
Очрашу гаҗәеп җылы һәм ихлас узды. Ул «Өмет» һәм «Ләйсән» ансамбльләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Журнал турында фикерләр шактый күп булды, тәкъдимнәр дә байтак яңгырады. «Затлы булганыгыз, гореф-гадәтләрне саклаганыгыз, язмаларыгызның камиллеге, теле өчен үз итәбез сезне» – бу сүзләрне чыгыш ясаучыларның күбесе кабатлады. «Авыл халкы укудан туктаганы юк, мин яздырып алган «Сөембикә»не тирә-күршеләрем, туган-тумачаларым, таныш-белешләрем дә укый. Ул миңа шактый таушалып кире кайта», – диючеләр дә булды.
«Әгерҗе хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Рәмзия ханым Зарипова: «Берәр бәйрәм җитсә, бүләк эзләп баш вата идем. Кибет киштәләре тулы булса да ни алырга белми аптырыйсың. Хәзер мин якыннарыма «Сөембикә» журналына подписка бүләк итәм. Алты ай буе килеп, куандырып тора ул аларны. Ияләштеләр инде: «Бәйрәмгә «Сөембикә» буладыр бит?» – дип сорап кына торалар», – дип сөйләде.
Әгерҗе Казаннан шактый ерак, әмма «Сөембикә» журналы тарихында аның үз эзе бар. Озак еллар редакциядә эшләгән каләмле, исемле журналистлар – Роза Камалетдинова (Мулланурова), Филисә Хәкимова, Нурсөя Шәйдуллина, Зәлидә Әкбәрова, Лариса Маликова һәммәсе дә Әгерҗе төбәгеннән. Аларның һәрберсе – якташларының горурлыгы.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Галим – Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды. – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул.
Соңгы комментарийлар
-
27 май 2022 - 11:00Без имениБик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары барЯлындырам, янәсе...
-
27 май 2022 - 19:14Без имениЗаманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.