«Сөембикә» - шәп журнал!

ГӨЛШАТ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА:

Мин үзем Балтачтан, Янгул авылында яшим. Ирем Рәфкать хуҗалык эшендә, үзем – сатуда. Менә иртүк Агропромпаркка казлар алып килдек. Бүген биредә күңеллерәк тә әле. Музыка уйный, яраткан җырларыбызны яңгыраталар. Өстәлләрдә үзебез, балаларыбыз укый торган журналлар тезелеп тора. Һәр шимбә саен биредә газета-журналларга язылу оештырыла икән. Язылган кеше татар радиосы аша якыннарына сәлам дә юллый ала... Күзем шундук «Сөембикә»ләргә төште. Соңгы саннарын укырга ничектер җай чыкмаган иде. Укырга гына алып торыйм дип, килеп октябрь санын ачсам – үзебезнекеләр! «Төп йорт килене» дигән язмадан балалары белән Булат һәм Фирая Зыятдиновларны күреп алдым! Бакый абый, белән Мәдинә апаныкылар! И рәхәт булып китте инде! Минем әни гел алдыра ул журналны. Карадуганга кайткан саен аның журналларын шудырып кына алып китәм. Яшьтән үк укырга яратам. Яшь чакта да өй җыештырганда да, тузан сөрткәндә дә, берәр китап күрсәм, туктап, дөньямны онытып, укый башлый идем. И үземә язылам әле болай булгач дип күңелемә беркетеп куйдым. Кызыбыз Гүзәл Түнтәрдә кияүдә, почтада эшли. Оныкларыбыз Данияр белән Илданур үсеп килә. Берсенә 3 яшь, бәләкәенә 1,5 яшь. Кызыксынмаганнары юк! «Салават күпере»н шул балаларга бүләк итәрмен.

Иң беренче булып «Сөембикә» журналына мин язылдым! Якыннарыгызга әйтер сүзегез бардыр, бәлки, диләр. Бар шул! Улым Әсхәт Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, тиздән туган көне. Сагынуларымны салып, дулкынлана-дулкынлана котлау сүзләремне кабатладым. Ишетмәгәнен дә беләм, еракта бит. Барыбер дә әни кешенең изге теләге булып яңгырады ул. Әниемне тиздән булачак Әниләр көне белән дә котлап куйдым. Аннары «Сөембикә» журналын чыгаручыларга рәхмәт җиткердем. Бик әйбәт журнал! Яратып укыйбыз!
     

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    1664
    22
    192
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5311
    2
    74
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 14 октябрь 2021 - 20:56
    Без имени
    Бик куркэм, эчтэлекле язма. Анда эйтелгэнчэ бэхет сезнен бн янэшэ йорсен.
    Оясында ни күрсә...
  • 14 октябрь 2021 - 20:30
    Без имени
    Бик матур унган, булган, топле гаилэ. Килэсе коннэре гез аяз, тыныч бэхет э утсен. Шундый язмалар килэчэк тэ дэ туып торсын.
    Оясында ни күрсә...
  • 15 октябрь 2021 - 08:28
    Без имени
    дус кызларны иялэштерергэ кирэкми икэн ул.
    Нигә мине чүпрәк итәләр?!.
  • 14 октябрь 2021 - 23:07
    Без имени
    "бала өчен дип" үзегезнең ахмаклыгызны гына бала бәхетеннән (һәм үзегезнең бәхетегездән дә) алда куймагыз. балага кирәк әти. балага кирәкми әтигә охшаган хәйван.
    Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым икән
  • 14 октябрь 2021 - 22:31
    Без имени
    Огромное спасибо за информацию. Крурсы валют
    Бәхетле очрак-2
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан