Логотип
Яңалыклар

"Кызыл зона"да ятучы йөздән артык сайлаучы тавыш бирде

Бердәм мәгълүмат үзәгендә эшләүче журналистлар алдында Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тавыш бирү буенча беренче нәтиҗәләрне игълан итте. 

Бердәм мәгълүмат үзәгендә эшләүче журналистлар алдында Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тавыш бирү буенча беренче нәтиҗәләрне игълан итте. 

- Иң җаваплы этапка җиттек, - диде ул. - Иртәгә күп сорауларга ачыклык керер. Әлегә менә нәрсәләр әйтә алабыз. Кичке сәгать алтыга Татарстан халкының 74, 9% тавыш бирде. Барлык сайлау комиссияләре  иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләде. Ике санаторийда, аэропортта, тимер юл вокзалында да тавыш бирергә мөмкин иде. Быел беренче тапкыр аэропортта тавыш бирүчеләр күп булуы күзәтелде. Моңа үзем дә шакккаттым. 

"Кызыл зона"да ятучы йөздән артык сайлаучы тавыш бирүдә катнашты. Алдагы сайлау компанияләрендә мондый теләк белдерүчеләр булмаган иде. Бәлки моңа без дә әзер булмаганбыздыр. Ә быел менә аларга да андый мөмкинлек тудыра алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар