Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында күп функцияле үзәкне ачты

Питрәч муниципаль районы Иске Шигали авылында күп функцияле үзәк рәсми ачылды. Авыл халкының олысы-кечесенең шушы вакыйга уңаеннан шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров килгән иде. Тантанада ТР Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунакларны җыр-биюләр белән район үзешчәннәре каршы алды.
Күп функцияле үзәк Шигали авыл җирлеге советыннан, мәдәният йортыннан, китапханәдән гыйбарәт. Урамда яшел чирәм түшәлгән спорт мәйданы ачылган. Нибары ярты ел эчендә сафка бастырылган үзәккә 17 млн сум акча сарыф ителгән. Эдуард Дияров питрәчлеләрне яңа үзәк ачылу белән тәбрикләде, яшьләрнең аңа ихтыяҗы зур булуын билгеләп үтте. «Соңгы 4 елда бу районда - 4 нче күп функцияле үзәк, соңгы 3 елда - 8 нче спорт мәйданы. Мондый шартлар булганда, яшьләр шәһәргә китмәячәк, ә, киресенчә, биредә төпләнеп калып, безгә программаларны тормышка ашырырга булышачак», - дигән ышанычын җиткерде район башлыгы.
«Бүген сезгә, күп функцияле үзәк ачылу уңаеннан, шатлыгыгызны уртаклашырга килдек. Спорт мәйданы, шушы үзәк сезнең авылны тагын да күркәмрәк итәчәк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. - Авыл - теләсә нинди дәүләтнең нигезе», - дип, ул авыл инфраструктурасын үстерүгә йөз тоткан 30 лап программа гамәлгә ашырылуы турында билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, республикада күп функцияле 185 үзәк бар. «Мондый биналарны төзү дәвам иттереләчәк. Без халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш», - дип Рөстәм Миңнеханов спорт мәйданчыкларына да ихтыяҗ зур булуын искәртте. Аның сүзләренә караганда, быел Татарстанда мондый корылмаларның саны 500 гә якын булачак. Рөстәм Миңнеханов үзәккә кирәк-яраклар алу өчен 100 мең сумга сертификат бүләк итте.
Төзелеш өчен җавап биргән «Строитель плюс К» ҖЧҖ директоры Ленар Григорьев Иске Шигали күп функцияле үзәге мөдиренә символик ачкыч тапшырды. Аннан соң кунаклар үзәк эченә узды.
сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/126029
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.