Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Норвегия бизнесын Татарстанга чакырды

Россия белән Норвегияне күптәнге мөнәсәбәтләр бәйли, Татарстан аларны төрле өлкәдә үстерүне күздә тота. ТР Президент Рөстәм Миңнеханов корольлек делегациясен  сәламләп, шулай диде.

Норвегия корольлеге ягыннан, Норвегиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Лейдульв Намтведттан тыш,  илчелекнең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Стефание Бьеру, сәүдә буенча киңәшчесе Фруде Му, мәгариф, фән һәм технологияләр буенча киңәшчесе Сверре Рустад, энергетика һәм экология буенча киңәшчесе Ларс Лунден, шулай ук Россия-Норвегия сәүдә палатасы башкаручы директоры Ярле Форборд һәм Россия-Норвегия сәүдә палатасында Россиядән вәкил Владимир Багреев катнашты.

Татарстан Хөкүмәте йортында аларны ТР Президентын Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

“Илче әфәнде, сез беренче тапкыр Татарстан Республикасында, биредә Сезгә ошар һәм Сез безнең даими кунагыбыз булырсыз дип ышанабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Норвегия дипломатына.

“Хәзерге сәяси фон Россия белән Европа дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясавы аңлашыла. Әмма бу – вакытлы күренеш, - диде ТР Президенты. – Россия, элеккечә, диалог өчен ачык, Европа дәүләтләренең дә элемтәләрне җайга салу мөмкинлекләрен эзләвен күрәбез. Сезнең Татарстанга визитыгыз – туры дәлил”, - дип өстәде ул.

“2015 елда Норвегия белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше бары тик 20 млн доллар гына тәшкил итте - бу бик аз, - дип ассызыклады Татарстан лидеры. – Республика – Россиядә икътисади үсеш буенча лидерларның берсе. Нефть, нефть химиясе, нефть эшәкртү, машина төзелеше, энергетика. Без вертолет, самолет, корабльләр төзибез, инновацион һәм IТ-технологияләрне актив үстерәбез, илнең фәнни үзәге булып торабыз. Бу барлык юнәлешләрдә эшлекле элемтәләр булдырырга була һәм кирәк”. Татарстанга мәгариф һәм фән өлкәсендә дә элемтәләрне үстерү дә кызыклы.

“Ә безгә азык-төлек сәнәгате һәм балык эшкәртү технологияләре бик кызыклы. Норвегиянең бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Моннан тыш, туристлык юнәлешен җайга салырга кирәк. Татарстанлыларга корольлектә булырга кызыклы булачак, республикада Норвегия кунакларына күрсәтерлек нәрсәләр бар. Бу – Зөя, Болгар, Биләр, Алабуга. Казанның үзенә мең елдан артык”, - диде Президент Р.Миңнеханов.

Норвегиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Лейдульв Намтведт, үз чиратында, “агымдагы сәяси вазгыять билгеле катлаулыклар тудыра”, дип белдерде. “Әмма Норвегия төрле юнәлешләр буенча киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен потенциал бар дип саный”, - дип стәде ул. Вәкиллекле делегацияне илче әфәнде юкка гына үзе җитәкләми. Бүген туризм һәм мәгариф буенча очрашулар булырга тиеш.

Норвегия делегациясе Татарстанга Бөек Ватан сугышы елларында бу төньяк дәүләт территориясендә совет хәрби тоткыннарына багышланган экспозиция алып килгән. “Без совет солдатлары истәлеген саклыйбыз”, - дип ассызыклады илче.

Моннан тыш, Иннополис һәм Казан федераль университетында булу планлаштырыла.

Миңнеханов якын арада Татарстан делегациясе өчен Норвегиягә яңа турлар буенча эшләргә сәфәр оештыру турында уйларга тәкъдим итте. Корольлек бизнесын Татарстанга чакырды. “Бездә ике махсус икътисади зона, социаль-икътисади мөмкинлекләре алдан билгеләнгән территорияләр, инновацион һәм федераль дәрәҗәдә IТ-үзәкләр бар. Россиядә яхшы базар – килегез! Сезнең бизнесны Татарстанда үстерү өчен уңай шартлар тудырачакбыз”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар