Рөстәм Миңнеханов: “IT – ул киләчәк, һәм без аңа йөз тотабыз”

Татарстан икътисадын үстерүнең иң перспектив юнәлешләренең берсе – IT-тармак. Республика бу юнәлештәге уңышларын арттырырга ниятли, дип белдерде Татарстанның әйдәп баручы электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
“Без һәрвакыт үзебез өчен ниндидер яңалык эзлибез. Менә бездә иң мөһиме – нефть сәнәгате бар. Аллаһы Тәгалә биргән, һәм безгә кадәр эшләгән кешеләр нефть сәнәгатен булдыра алганнар. Алга таба киләсе адым – ул, билгеле, нефть эшкәртү, нефть химиясе кластеры. Машина төзелеше кластерлары – вертолетлар, самолетлар – ул эш урыннары да, кешеләр интеллекты да һәм башкалар, энергетикабыз, башка юнәлешләр. Бу юнәлешләрне үстерәбез, нефть сәнәгате, нефть эшкәртү тармагы үсештә булырга тиеш. 2018 елда тагын бер завод эшләтеп җибәрәчәкбез, шул ук вакытта яңа нәрсә дә эзләргә һәм безгә шуңа керешергә кирәк. Шундый юнәлешләрнең берсе – IT, - дип билгеләп, Татарстан Президенты мәгълүмати технологияләр тармагының хәзер кеше эшчәнлегенең бөтен юнәлешләренә дә актив керешүен билгеләп үтте. Медицина, хокук саклау эшчәнлеген мисалга китерде. - Элек эзләүче һәм өйрәтелгән эт булган, аларга өстәп, хәзер камералар, акыллы технологияләр эшкә җигелгән. Мәдәнияттә дә яңа мөмкинлекләр. Ниндидер китап сатып алу өчен элек каядыр барырга кирәк булса, хәзер – юк. Мәгариф системасын алыйк. IT – ул киләчәк, һәм без аңа йөз тотабыз. Ләкин кулланучы буларак түгел, ә шушы IT-хезмәтләрне эшләп тәкъдим итүче буларак. Файдаланган өчен акча түлисе. Ә аның белән ничек акча эшләргә? – дип сорау куйды Рөстәм Миңнеханов һәм үзе җавабын да бирде. - Бездә куәтле университетлар, урта махсус уку йортлары, шуңа күрә федераль дәрәҗәдәге көчле IT-кластер булдыру юлын сайладык. Моның өчен, “Иннополис” проекты булдырылган өчен Хөкүмәтебезгә, Президентыбызга рәхмәт. Бер нәрсә дә үзеннән-үзе пәйда булмый, шуңа күрә безгә тырышып эшләргә кирәк. Илебез бүген күп кенә программа продуктлары саттып ала, алар ел да үзгәреп тора, һәм ел саен без нәрсәдер сатып алырга мәҗбүр. Ә нишләп әле аны үзебездә чыгара торган итмәскә? Силикон Үзәнендә, Һиндстанда безнең кебек үк кешеләр эшли. Безнең интеллектуаль дәрәҗә, белем дәрәҗәсе бер дә ким түгел, шуңа күрә безнең бурыч республикабыз өчен стратегик җәлеп итүчән итү, һәм без бу мәсьәләдә дәвамчан булачакбыз”.
Татарстан Президенты фикерен дәвам иттереп, болай дип билгеләп үтте: “Иннополис булдырылды, без инде икенче ел рәттән магистрлар укытып чыгарабыз. Россиядә Карнеги Мелон программасы буенча андый белгечләр юк иде. Ул IT-университетта беренче санала. Алар анда белем алды, киләсе елга - зур гына чыгарылыш. Россиядә кабул итү дәрәҗәсе буенча 7-8 позиция бу, ягъни шул кадәр җитди. Чит илләрдән, ерак чит илләрнең 8ләбеннән килеп укыйлар. Белем инглиз телендә бирелә, бу дөнья күләмендәге уку йорты”.
Татарстанның IT-юнәлешен үстерү моның белән генә чикләнми, дип өстәде республика лидеры. “Безнең федераль университет, Техник, Технологик университетлар – гаять зур көч-куәт. Шул ук вакытта яшьләребезгә акча эшләү мөмкинлеге дә. Алар бу өлкәгә эләгә, һөнәр ала. Белмим, Европада, Америкада бәхет эзләргә кирәкме икән? Синең бәхетең менә монда, перспективалы Казан шәһәрендә, Иннополиста, Чаллыда. Яшә, эшлә генә. Менә шундый бурыч-максат”, - дип, Рөстәм Миңнеханов бу теманың үзебез өчен җәлеп итә торган һәм перспективалы булуына игътибарны юнәлтте.
сылтама - http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.