Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсен ачты

Казаннан ерак түгел мәйданчыкта - Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш муниципаль районындагы кырларында «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсе ачылды. Аны оештыручылар арасында - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хуҗалыгы өлкәсендә яңа технологияләр үстерүдә, шулай ук Германия һәм башка илләрдә тәҗрибә таратуда махсулашкан Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG). 

Европа авыл хуҗалыгы оешмасы катнашындагы «Кыр көннәре» форматындагы күргәзмә Германия, Румыния, Польша һәм Төркиядә уңыш белән уза һәм агросәнәгать өлкәсендәге профессионалларны инновацияләр белән таныштыру, тәкъдим ителгән продукт һәм карарларны бәяләү, фәнни белем һәм алдынгы тәҗрибә таратуга юнәлдерелгән. Россиядә мондый форматтагы халыкара күргәзмә тәүге тапкыр үткәрелә. «Идел буенда халыкара кыр көннәре«  кысаларында Россия, аерым алганда Татарстан, Германия, Австрия, Франция, Финляндия, Норвегия һәм АКШтан 150дән артык компания һәм фәнни институт, дәүләт оешмалары һәм ассоциацияләре агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләре: үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек буенча яңа төр продуктлар һәм технологияләр тәкъдим итә.

Күргәзмәнең үзенчәлеге аңа әзерлек һәм үткәрү форматында чагыла. Продукт һәм технологияләр кыр шартларында күрсәтелә. Әйтик, үсемлекчелек тәҗрибә кырының 43 кишәрлегендә тәкъдим ителгән, ә авыл хуҗалыгы техникасы стационар экспозиция, шәхси демонстрация һәм Россия һәм Европа бәйсез экспертлары шәрехләмәләре белән тематик күргәзмәләр форматында. 

Күргәзмәне ачуда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация департаменты директоры Данил Путятин, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкаручы директоры Петер Грокус катнашты.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Идел буенда Халыкара кыр көннәрен үткәрү - авыл хуҗалыгы өлкәсендәге заманча мәгълүмат һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. «Биредә 150 компания - дөнья лидерлары тәкъдим ителгән. Биредә үсемлекчелек, терлекчелек белән бәйле барлык мәсьәләләрне өйрәнергә һәм карарга була. Бу мәйданчыктан 6 меңнән артык кеше файдаланачак», - диде, аерым алганда, ТР лидеры.

Ул күргәзмәне оештыручылар һәм катнашучылар, шулай ук Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән озак хезмәттәшлек итүне максат итеп куйган чит ил партнерларына, республика агросәнәгать комплексына  ярдәм иткәне өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән инновацияләр Россия һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында файдаланылыр дигән ышаныч белдерде. «Без әлеге яңа технологияләрне үзләштереп, аларны тормышка ашыру өчен пилот төбәк булып торабыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Петр Чекмарев күргәзмәдә катнашучыларга Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев сәламләвен укыды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры билгеләп үткәнчә, федераль министрлык 2016 елда «Россия Федерациясендә Халыкара кыр көннәре« халыкара күргәзмәсен үткәрү турында карар кабул иткән. Әлеге чараны үткәрү өчен төбәк әлегә билгеләнмәгән.

«Идел буенда Халыкара кыр көннәре« күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында өч көн дәвамында башка зур чаралар да планлаштырылган, алар арасында - «Россиянең үзен-үзе тәэмин итүнең юлы буларак эшмәкәрлек» конгрессы. Анда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

Күргәзмә кысаларында Россия, Германия, Швеция, Польша һәм Чехия белгечләре катнашында көзге бодай үстерү технологяиләре буенча конкурс та узачак.        

сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/24/110695/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар