Рөстәм Миңнеханов Александр Сладковскийны "Дуслык" ордены белән бүләкләде

Денис Мацуев журналистлар белән әңгәмәдә белдергәнчә, бүген бик мөһим вакыйга булган. "Александр Сладковский 5 ел эшләгән дәвердә оркестрдан уникаль коллектив оештырды, алмаздан бриллиант ясады. Мин бүген Казанда аның белән булуыма бик шатмын. Симфоник оркестр белән бергә аның туган көнен сәхнәдә билгеләп үтәчәкбез. Күптән түгел Мәскәүдә минем түгәрәк датаны үткәрдек һәм менә хәзер мин биредә, иптәшемне туган көне белән котламый кала алмадым. Татарстан Президенты безгә бик күп җылы сүзләр әйтте. Бу безнең өчен бик зур мәртәбә, чөнки мин дә бу вакыйгада катнаштым. Мин әлеге еллар дәверендә оркестр белән бергә булуыма горурланам. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул Александр Сладковскийны беренче күрүгә үк аңарда башкаларда булмаган экспрессия, чын дирижерлык "химиясе" булганны аңлаган. Татарстан Президенты музыкант булмаса да, аның Татарстан оркестрына кирәкле кеше булуын тоемлаган. Бу оркестрда эшләгән 5 елда аның турында дөньяның күп илләрендә беләләр, без бик күп кызыклы программалар эшләдек һәм тиздән Европаның иң танылган залларында чыгыш ясаячакбыз", - диде Денис Мацуев.
Александр Сладковский сүзләренчә, ул ел саен туган көнен сәхнәдә традиция буенча үткәрми, ә шулай килеп кенә чыга икән.
"Бүген минем өчен дә, оркестр өчен дә туган көн гадәти генә түгел, чөнки икебезгә дә 50. Бу фактны игътибарсыз калдырырга ярамый. Туган көнеңне яраткан гаилә, мин оркестрны күз алдында тотам, якын дустым, яраткан иҗади партнерым һәм Петр Чайковскийның илаһи музыкасы белән үткәрүдән дә яхшырак ни бар. Мин моңардан яхшырак бүләкне көтмәдем дә. ТР Президенты кулыннан бүләк алу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Мин яңгыравыклы сүзләр яратмыйм, әмма бу чыннан да зур мәртәбә, минем өчен генә түгел, безнең коллектив, барлык мәдәният эшлеклеләре өчен дә. Мин бу бүләк өчен бик рәхмәтле һәм ул һәрчак минем өчен кадерле булачак", - диде Александр Сладковский.
Искәртеп узабыз: "Дуслык" ордены 2015 елда гамәлгә кертелгән иде.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/20/114759/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.