Логотип
Яңалыклар

Россия ислам университетына теләгән һәр абитуриент керә ала

Быел Россия ислам университетына укырга 500 студент кабул итәргә җыеналар. «Аларның яртысы гына безнең уку йортын тәмамлый», – дип белдердеуку йорты ректоры профессор Рафик Мөхәммәтшин. Ни өчен? 

 

Быел Россия ислам университетына укырга 500 студент кабул итәргә җыеналар. «Аларның яртысы гына безнең уку йортын тәмамлый», – дип белдердеуку йорты ректоры профессор Рафик Мөхәммәтшин. Ни өчен? 

 Россия ислам университеты теология, лингвистика һәм журналистика юнәлешләре  кебек  дөньяви белгечлекләр буенча дини оешмаларда эшләүче кадрлар әзерли. Уку йортына керергә конкурс зур түгел. Ректор Рафик Мөхәммәтшин моны, ислам дигән сүз ата-аналарда шик уята, дип аңлата. «Уку йортын тәмамлап, кайда эшләр икән дип куркалар», – ди. Уку йортларын сайлаганда, билгеле, КФУга өстенлек бирелә. Көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләү өчен университетта укыту программасын камилләштерү өстендә эшлиләр. Студентларны Марокко, Гарәп Әмирлекләренә җибәреп укыталар. Алар белем алуны Болгар ислам академиясендә дә дәвам итә ала. Укырга керәчәк 500 студентның 300-е читтән торып укыячак. Алар өчен дистанцион белем бирү технологияләре дә кулланыла. Университетта дин әһелләре дә әзерләнә. «Тик аларга эш табу бик авыр», – ди ректор. Яшьләр имам булып авылларга барырга теләми, чөнки түләү юк. Статистика буенча, әлеге университетны тәмамлаучыларның 69 проценты үз һөнәре буенча эшли. Ректор бу начар сан түгел дип белдерә. Лингвистика, теология юнәлешләре буенча укыту программасының югары дәрәҗәдә төзелгәнен ассызыклый. Тик шунысы бар: укырга кергән студентларның яртысыннан азрагы гына университетны тәмамлый. «Безнең таләпләр бик югары, укый алмыйлар», – ди ректор. Моннан кала, дини кануннарны санга сукмыйча тәртипсезләнеп йөрүчеләр белән дә хушлашалар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар