Логотип
Яңалыклар

Республиканың һөнәри белем бирү  учреждениеләрендә медицина битлекләре тегү оештырылган

Республикада бу эшкә 10 һөнәри белем бирү учреждениесе тотынган. Бу эштә педагоглар да, уку практикасы үткән студентлар да катнаша.

 

Республикада бу эшкә 10 һөнәри белем бирү учреждениесе тотынган. Бу эштә педагоглар да, уку практикасы үткән студентлар да катнаша. Бүгенге көндә битлек тегәр өчен материалны көллиятләр мөстәкыйль рәвештә үзләре сатып ала. Медицина битлекләрен коронавируска каршы көрәш буенча  республика штабы карамагына җибәрелә. Аларны кайда җибәрүне штаб хәл итә. Мәсәлән, 23 мартта Мәгариф һәм фән министрлыгы «Казан» халыкара аэропорты хезмәткәрләре өчен 4 мең данә битлек тапшырды. Барлык көллият һәм техникумнарда укулар дистанцион формада бара. Уку практикасы исә кирәк булган очракта кечкенә төркемнәр белән үткәрелә. Студентлар битлекләрне бушлай, буш вакытларында тегәләр. 

 Кукмара аграр көллияте 

Түбән Кама күппрофильле көллияте 

Чистай күппрофильле көллияте 

Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте 

Нурлат аграр техникумы 

Казан сәүдә-икътисадый көллияте 

Казан технология һәм дизайн көллияте 

Азнакай политехник техникумы 

Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте 

Бөгелмә төзелеш-техник көллияте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар