Разил Вәлиев: Без барыбыз да - мөһаҗирләр

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы” музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына “түгәрәк өстәл” форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгышы белән башланды.
"Без бүген сезне бик тә мөһим мәсьәлә буенча фикер алышырга җыйдык. Чакыруыбызны кабул итеп, вакытында җыелышып килүегез өчен зур рәхмәт. Сез бит Казаннан гына түгел, дөньяның төрле почмагыннан җыелдыгыз. Казанда сезне күрү дә - зур бәхет. Дөньяның төрле почмагына сибелгән татарларны бергә туплый алмыйбыз, әмма Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена җыелышып фикер алышу безгә бик кирәк.
Безнең бүгенге “түгәрәк өстәл”ебезнең темасы, нигездә, мөһаҗирлеккә багышлана. Сез инде мөһаҗирлек мәсьәләсен миңа караганда яхшырак беләсез, шактый нәсел-нәсәбегез мөһаҗирлеккә тоташкан. Мөгаен, татарның тарихы мең еллар белән мөһаҗирлеккә бәйләнгәндер. Әгәр безне тарихчылар Алтай якларыннан килеп чыккан, дип саныйлар һәм без - Казанда, сез чит илләрдә сибелеп яшисез икөн, без барыбыз да - мөһаҗирләр. Әмма ләкин кайда гына булсак та, кайда гына яшәсәк тә, татар - татар булып калган, шулай калырга тиеш тә. Безнең иң асыл сыйфатларыбыз да - үзебезнең телне гореф-гадәтләребезне, иманыбызны, кыйблабызны югалтмауда.
Монда сезне берәү дә куып китермәде, барыгыз да үз теләгегез белән килдегез. Минем бик тә акыллы бабаем бар иде. Ул Сабантуйга агылучы кешеләрне күреп: "Болар һәммәсе үз теләге белән бара, болар - халык. Куып китерсәләр, сарык булыр иде", - дигән иде ул. Без - халык, үз ниятебезгә, үз максатыбыз белән киләбез. Бүген дә йөрәк кушуы белән җыелдык", - диде комитет рәисе.
Чыгышын дәвам итеп: "Без монда нигә җыелдык соң? Татарстандагы татарлар турында әзме-күпме беләбез. Читтә сибелгән татарлар турында, үткәнне, киләчәкне белмәсәк, без татар халкы турында берни дә белмибез дигән сүз булыр иде. Халык турында мәгълүматы булмаса, чыннан да бу милләтнең киләчәге юк. Бер максат белән эшкә керештек. Ул да булса, Казанда мөһаҗирлек музее ачу. Анда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәгән татарларның күченү тарихын, кылган гамәлләрен, мәшһүр затларын, ирешкән уңышларын, документ, фотоларны туплаганнан соң, бу музейга кергән кеше Татарстанда яшәүче татарлар турында гына түгел, бөтен дөньяга сибелгән татар халкы турында мәгълүматлы булыр иде ,- диде Разил Вәлиев.
Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды 2-6 август көннәрендә Казанда уздырыла. Анда барлыгы 1000нән артык кеше катнаша.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/02/145555/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.