Президент хатыны булуга мин каршы түгел
Гүзәллек бәйгеләрендә катнашучы кызларга карата кайберәүләрдә мыскыллы караш яши. Имеш алар тән белән ымсындырып акча эшли, акыллары сай, карт байларның булачак хатыннары һәм башкалар. Татарстан гүзәле исеменә лаек булган Зөлфия Шәрәфиевага бу фикерләрнең берсе дә туры килми. Саба кызы югары математика факультетында укыган, гап-гади татар егете белән никах укытканнар, гүзәллек бәйгесендә акыл белән тышкы матурлыкның туры килүен дәлилләр өчен катнашкан.– Зөлфия, халык мондый бәйгеләр – уңышлы кияүгә чыгарга билет, дип уйлый. Америка Президентының хатыны Мелания, мәсәлән, дөнья гүзәле исемен алган булган.
– Бу тема миңа кагылмый. Чөнки яраткан кешем бар, ул юридик факультетны тәмамлады. Әгәр ул карьерасында зур уңышларга ирешә икән, мин Президент хатыны булырга да каршы түгел.
– Бәйгедә кияүгә чыккан кыз катнаша алмый бит.
– Мин кияүгә чыкмадым, без никах укыттык. Паспортымда штамп юк дип әйтәсем килә. Никах миңа тынычлык һәм ышаныч алып килде.
– Кияүгә чыгам дигәч, әти-әниең риза булдымы?
– Әлбәттә. Алар булачак кияүләрен белә иде. Бары тик әни генә, ә матурлык бәйгесе, дип сорап куйды. Мин инде, әлегә туй турында сүз бармый бит, дип аны тынычландырдым. Гаиләдә минем өчен җан аттылар, көч биреп тордылар.
– Ә су коену костюмыннан чыгуны кабул иттеләрме?
– Әлбәттә, аңладылар! Әле бит “Россия гүзәле” бәйгесендә дә чыгыш ясыйсы бар. Нишлисең, матурлыкны бәяләр өчен анысы да кирәк. Быел костюмнар ябык иде, башка күннән эшләнгән дизайнер эшләнмәләрен кидек. Менә шул күн әйберләрне ниләр белән генә тиңләмәделәр инде! Без һәрберебез фантазиябезнең нинди юнәлештә булуына карап бәя бирәбез. Бу очракта мин андый сүзләр әйтүчене авыру фантазия иясе дияр идем. Изольда Сахарова хак әйтә: кешенең тәнен бөтенләй каплап, күзләрен генә калдырырга була. Ә менә ул күзләр бик оятсыз булырга мөмкин.
– Син хәзер танылдың һәм үзең турында төрлесен ишетергә туры киләдер. Тискәре сүз матур кызларны сындыра, интернетта хәтта, аларның гомер озынлыгы кыска дигән хәбәр дә бар.
– Танылуымны кабул итеп бетерә алмыйм әле. Минем танылу дәрәҗәсе үземә караганда башкаларга кызыграк бугай. Матбугат очрашуында бер журналист хәтта “Инстаграм” социаль челтәрендә миңа бер көндә 250 кеше кушылуын санап чыгарган. Ышаныгыз, белми идем. Ә фикерләр һәм сорауларны күп язалар, җавап бирергә тырышам. Син әллә ни матур түгел диючеләр дә, башка негатив язучылар да бар. Әмма котлаучылар, матур фикерләр язучылар барыбер күбрәк. Миңа калса, начар сүзләр күбрәк тормышта үз урынын таба алмаган кешеләрдән чыга. Аңлаган кеше мондый бәйгенең нинди авыр хезмәт икәнен чамалый. Әзерлек вакытында без тәүлек буе шөгыльләндек. Подиумда сәгатьләр буе биек үкчәле туфлидән йөрдек. Миннән, спорт белән шөгыльләнәсеңме, дип сорыйлар. Тренажер залына йөрим, заманында волейбол белән мавыгып алдым. Биек үкчәле туфлидән йөрү дә – спорт ул. Тискәре сүз кызларны сындыра дигәнгә: барысы да үзеңнән тора. Күтәреп булмастайга алынсаң, әлбәттә, сынасың.
– Синдә ир-ат холкы бугай.
– Миндә математик фикерләү, холкым әниемнән килә. Дөресрәге, ул мине чыныктырды, мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Чибәр кызлар тормышка яраксыз, дигән сүзләр дә минем хакта түгел. Әни хатын-кыз башкара торган бөтен эшкә өйрәтте. Кечкенәдән мөстәкыйль булдым. Сабада нинди түгәрәкләр бар, барысына да йөреп чыктым. Әни берсенә дә озатып йөрмәде. Аннан соң кечкенә сеңлемне миңа ияртә иде. Җаваплылык хисен тәрбияләде. Теләгең булса, барына да ирешеп була, дигәнгә ышандырды. Бары тик ялкауланмаска кирәк. Ялкауларны гомумән яратмыйм.
– “Казан Кремле ни өчен ак?” дигән сорауга бик оста җавап биргәнсең. Әллә сәясәт белән дә кызыксынасыңмы?
– Бу сорау заманында КВНдагы “Дүрт татар” төркеме чыгышында бар иде. Әлеге клубның чыгышларын карап барырга тырышам. Шушы сорау яңгырагач та, кылт итеп җавабы искә төште. Сәяси вакыйгаларны күзәтеп барсам да, яхшы беләм дип әйтә алмыйм. Тормышның һәр өлкәсеннән аз-азлап беләм.
– Татарча әйбәт сөйләшәсең.
– Авылда тудым, авылда үстем. Безнең гаиләдә татарча сөйләшәләр. Кайда йөрсәм, кайда яшәсәм дә, татар теле онытылмас инде ул.
– Сабадан булганга җиңгән, дигән сүзләр дә булды.
– Бу бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Беренчесендә җиңмәдем, ул вакытта берәү дә, Сабадан була торып җиңә алмады, дип шаккатмады. Быел менә җиңү насыйп булды. Мин гади кешеләр гаиләсендә туып үтсем. Әни дә югары математика факультетын тәмамлаган, банк хезмәткәре булып эшли. Әти – эретеп ябыштыручы. Мин аны рәссам дияр идем. Тимердән бизәкләп шундый матур капкалар ясый, һәрберсе – сәнгать әсәре. Безнең гаиләдә барысы да ачык күңелле. Бәйрәмнәрдә туганнар җыела. Нәселебездә математика, тарих фәннәре укытучылар бар. Тавышлары да матур, бергә җыелганда татар халык җырларын җырлыйбыз.
– Үзең дә җырлыйсыңмы?
– Музыка мәктәбендә фортепиано классын тәмамладым. Вокал дәресләре алдым, үз вакытында хореография белән дә шөгыльләндем. Хәзерге вакытта КФУның хорында җырлыйм. Миңа күмәк чыгышлар күбрәк ошый.
– Матурлык серләре белән дә бүлеш әле.
– Мунча керергә яратам. Ашауда үземне әллә ни чикләмим. Өй ризыгы белән генә тукланам. Кафе-рестораннарда ашарга киңәш итмәс идем. Теләгән ризыгымны үзем пешерәм. Баллы әйберләргә әллә ни исем китми, ә менә ит яратам. Ит ашамасам, хәлем китә. Кайбер кызлар, ит ашасак тазарабыз дип, яшелчәгә күчәләр. Бу – ялгыш фикер. Рацион яшелчәләргә бай булсын, әмма ит тә булсын. Баллы дигәннән, бәйге вакытында без әчкелтем шоколад ашыйбыз. Юкса хәл китәчәк.
– Бәйге дигәннән, анда сине яшьрәк кызлар, әни, дип йөрткәннәр икән.
– Анда 15 яшьлек кызлар да катнашты. Миңа – 22 яшь һәм бу өлкәдә билгеле бер тәҗрибәм бар. Яшь кызларның кайберләре үземне хәтерләтте, аларга ярдәм итәсем килде. Шулай эшләдем дә. Бу бәйге вакытында кызлар арасында нинди мөнәсәбәт икәне күренә. Юкса бит бер-берсенә зыян салырга тырышалар дип уйлыйлар. Туфлиемдә рәсем бар иде, аны келәйләп капларга булдык. Шул моментны фотога төшергәннәр һәм интернетка куйганнар. Беләсезме, җиңүченең үкчәсе сынган дип тә, махсус эшләгәннәр дип тә язганнар иде. Шаккаттык. Анда тормыш мәктәбе узасың. Көнләшү белән агуланганнар модель бизнесында гомумән эшли алмый. Чөнки тышкы матурлык эчке матурлыкка бәйле. Эчтән нидер кимерә икән, ул йөздә барыбер чагылачак.
– Бәйге үзгәрттеме?
– Фикерләү рәвешен, тормышка карашны үзгәртә. Табигый матурлыкны сакларга кирәклегенә төшендерә. Модель бизнесы – тормышымның бер өлеше хәзер. Шул ук вакытта укуымны дәвам иттерергә уйлыйм. Эшем кызыклы, аннан да китәргә җыенмыйм.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/30/134078/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.