Павел Астахов «бәби-бокс»ларны хупламый.

Казанга эш сәфәре белән килгән Павел Астахов журналистлар белән узган матбугат очрашуында «бәби-бокс»ларга карата шәхси фикере белән уртаклашты.

Искәртеп узыйк: Федерация Советы әгъзалары Дәүләт Думасына Россиядә «бәби-бокс»ларны урнаштыру параметрларын закон тарафыннан рәсмиләштерүне күздә тоткан закон проектын керткән иде. Әлеге инициатива җәмгытьтә шактый ярсу бәхәсләр кузгатты.

Астахов фикеренчә, «бәби-бокс»ларны урнаштыру – нәтиҗәсез һәм юридик яктан гамәлгә ашырып булмаслык тәкъдим. «Мин үз фикеремне 2010 нчы елда ук җиткергән идем инде, аны Президент та хуплады. Шул вакыттан бирле үзгәрешләр юк. Баладан аноним төстә баш тартуны рөхсәт итүче бер генә закон да юк, юкса, баланың үз әти-әнисен, милләтен, туу урынын һәм вакытын белүгә, ата-анасыннан мирас варисы булуга хокукы бозылыр иде, дип белдерде Павел Астахов. Аның сүзләренә караганда, ата-ана бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителсә дә, балалар барыбер алардан калган мирас варисы булырга тулы хокукка ия. Бу мәсьәләдә кирәгеннән артык хисләргә бирелү күзәтелә, шуңа күрә «бәби-бокс»лар мәсьәләсенә реаль күзлектән чыгып бәя бирелми», дип саный ул. Павел Астахов Бөекбританиядә балаларны ташлап калдырган өчен һәм Бельгиядә «бэби-бокс»ларны пропагандалау өчен җинаять җаваплылыгы кертелүен билгеләп үтте. «Татарстанда «бәби-бокс» ник кирәк? Без социаль ярдәм чаралары белән күбрәк баланың гаиләдә калуына ирештек. Менә нәтиҗәлелек кайда ул! «Бәби-бокс» куя калсагыз, баш тартулар 70 түгел, 700 булачак бит!» – дип кисәтте Павел Астахов.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан