Логотип
Яңалыклар

Оренбургта ят киемле хатын-кызлар

Бүген Оренбург шәһәрендә татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы үзенең эшен башлады.

Кунаклар – «Ак калфак»ның урыннардагы оешма җитәкчеләре – Татарстаннан, Башкортстаннан, Казакъстаннан, Удмуртиядән, Самара, Пенза өлкәсеннән, Пермь краеннан килде. Аларны Оренбург өлкәсенең бөтен татар дөньясына атаклы булган Татар Каргалысы авылында каршы алдылар. Ханымнар авылның тарихы белән танышты, элеккегедән калган сәүдә рәтләре буйлап узды, борынгы зиратларын карады. Аннан өлкә белән танышуны Оренбург шәһәрендә дәвам иттеләр. Шәһәрнең үзәгендә урнашкан «Милли авыл» мәдәни комплексында, татар утарында да булдылар. (Милли кием-салым кигән калфаклы ханымнарга Оренбургта кая барсалар да, халык сокланып, гаҗәпләнеп, шаккатып карады. «Сез безгә кайдан килдегез?» – дип килеп сүз дәшүчеләр дә булды.)

Оренбург өлкәсендә 128 милләт яши. Бу парк-музейда аларның берничәсе күрсәтелгән. Милли авылларның һәрберсендә «Тарих һәм мәдәният» музее да эшли.

Татар утарындагы музейның хуҗабикәсе – Гөлйөзем апа Үлембәкова. Ул музейга куелган һәр экспонатның утарга килеп эләгү тарихын белә. Халык катнашында, халык тырышлыгы белән оешкан музей бит бу! Менә – «Саратский» яшел гармун.

– Бу гармунны бер ханым алып килде, – ди Гөлйөзем апа. – Русча гына сөйләшә. «Ирем татар иде минем... Гармунны ул сугышлардан кайткач, 1957 елны ясаткан иде. Ул вафат булгач, «Сат әле», – дип бик күпләр сорады. Хәтер-хатирәне сатмыйлар, дип җавап бирдем... Минем аны сезгә бүләк итәсем килә», – диде.

Минем үземә экспонатларның берсе – 1954 елда «Таткнигоиздат»ның матур әдәбият редакциясендә дөнья күргән «Халык җырлары» китабы шактый кызык тоелды. Аның зур гына бер бүлегендә дүрт юллыклардан торган халык җырлары тупланган. Әйтик, менә берничәсе:

Казан дигән каланың,
Санап чыктым урамын.
Сау бул, бәгърем, дигән идем,
Елап бирде кулларын.
Алма алсак, алыйк алын,
Хакын бергә түләрбез.
Ни күрсәк тә бергә күрик,
Үлсәк, бергә үләрбез.
Кемнәрдер өчен шактый кызык хәзинә бар монда!

Патефон, Фәридә Кудашева җырлары язылган тәлинкәләр, каләм савыты, чиккән сөлгеләр, алъяпкычлар, чиләк-көянтә, бала бишеге... Энҗе белән чигелгән бер гасырлык калфак! Экспонатлар байтак!

Татар утары эчендә музей ачылгач, Оренбург яшьләрендә яңа гадәт барлыкка килгән: өйләнешкән көнне алар хәзер бирә килеп, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышалар, фотосурәткә төшәләр, Гөлйөзем апаның гаҗәеп матур теләкләрен тыңлыйлар икән.

Кичен кунаклар Татар Каргалысы авылының Мәдәният йортында авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт карады. Шунысы игътибарга лаек, сәхнәгә чыккан җырчылар да, биючеләр дә, яшьләр дә, өлкәннәр дә – барысы да калфактан иде!

Форумның пленар утырышы иртәгә Оренбург татар драма театры бинасында дәвам итәчәк. Анда өч йөзләп делегат булыр дип көтелә.


P.S. Оренбургта Ак калфакны хәзер Альбина Әбсәләмова җитәкли. Аның турында биредә укып була: http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/uspeh/?id=1348

Казан-Оренбург

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар