Логотип
Яңалыклар

Нурсөягә медаль

Фәнис Яруллинга – 80 яшь. Халык шагыйре Фәнис Яруллинга дияргә дә, Тукай премиясе лауреаты шагыйрьгә дә дип яза башлыйсым килде. Әмма күңелдә  «Рухи бөеклек мисалы Фәнис Яруллинга» диясе килү хисе өстенрәк иде. «Кайберәүләр шушы уттан  таныр, Ул бит аның уты, диярләр» дигән шигъри юллары миннән  бер тотам калмый ияреп йөрде сыман. Әйе, Фәнис Яруллинны ул калдырган уттан, ул калдырган эздән танырлар. Татар дөньясы бу исемне Тукай исеме белән янәшә куеп хәтерләде.  Без – авылдашлары гына түгел бәлки бөтен татар халкы Фәнис Яруллин образы белән горурлана. Бүтән халыкта мондый кеше булса, аңа күрсәтелгән дан-дәрәҗәнең чиге-чамасы булмас иде. Фильм төшерелер, махсус туристик маршрут эшләнер иде. Ә ул исә  үзен шундый горур кеше итеп тотты – аны ничектер аерым бер урынга кую, дәрәҗәгә менгерү хакында уйланылмады да бугай. («Татнефть»нең  ул вакыттагы җитәкчесе Ринат Галиев Фәнис Яруллинның «Горур булыйк» дигән шигырен куен кесәсендә йөртә иде. Язучының язган бер әсәре китап булып дөнья күрүдә дә аның роле зур булды). Дөрес, туган төбәге Баулыда да, Казанда да аның исемен йөрткән урамнар бар. Баулыда һәйкәл дә куелды, Кызылъяр авылында  кызлар кулъяулыклары белән бизәлгән уникаль музее эшләп  тора. Биш дистәдән артык китабы  мәдәни мирас сагында. Ә бит Фәнис Яруллинның тормыш юлын, иҗатын татар бренды дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин булыр иде. Аның «Чәчәкләр моңы» дигән үзәк өзгеч әсәре рус теленә дә, инглиз теленә дә тәрҗемә ителгән иде. Темасы да  яңгыраш ала торган, киң диапазонлы, гади бер татар хатынының тыйнак фидакарьлек үрнәген дөньяга таныту өчен гаҗәеп бер китап бу. Шуны, төрле юлларын табып, Нобель премиясенә тәкъдим итәсе дә бит. Олы йөрәкле, әдәбиятны вакытлы чүп-чардан аера белүче эш башлап йөрүчеләр җитми.



Олы йөрәк дигәннән, армия сафларыннан туган йортына – ятакка кайтып егылган егетне күтәреп алыр чакта андыйлар табылган иде. Нәкъ менә шул кешеләр Фәнис абыйны якасыннан җилтерәтеп дигәндәй, әдәбият мәйданына алып керделәр. Әй ул заманда, Кызылъяр авылы Фәнис абый тормышы белән яшәп тә куйды соң. Аның ятагы янына бастырып пионерга алулар да, концерт куеп кайтулар да калмады. Бер гыйбрәтле хәлне хәтерлим әле. Фәнис Яруллинга ерактан хат килгән. Хат язучының фамилиясе әллә Шолохов шунда, әллә Шишмарев иде. Авыл икегә бүленде: Шолохов тикле Шолохов хат язган булса, зур дәрәҗә инде. Икенче яртысы хат авторының мәшһүр нейрохирург булуын, аның егетне аякка бастыруын тели...
 
Бер көн килеп, теләкләр, хыяллар чәлпәрәмә килеп, тормыш чынбарлыгы өстен булып калды. Фәнис абыйга – Кояшка үреләм дигәндә егылып төшкән егеткә хәзер инде шигырьләренә тотынып, яңа сыйфатта яшәү өчен көрәшәсе икән.  Җир йөзендә исә әкият, барыбер, бар. Урынга береккән шагыйрь егет тормышына килеп кергән Нурсөяне без әкияти мисал итеп кабул иттек.


 
Филармония бинасында  9 февраль кичендә уздырылган юбилей кичәсенең каһарманы да менә ул – әкияттән михнәтле тормыш чоңгылына чумган Нурсөя булды. Фәния Яруллинның якташлары – район хакимияте башлыгы Рамиль Гатиятуллин, аның урынбасары Ренат Газизулла улы, «Россельхознадзор» башлыгы Нурислам Хәбипов  сәхнәгә йөзләгән ак розалар күтәреп чыкканда бөтен зал нәфис хуш-искә күмелде. Шагыйрьне соңгы минутларына кадәр кайгыртып яшәгән бу кешеләр хәзер инде аның җәмәгатен кадердән төшерми. Рәхмәт аларга.
 
Кичәгә килгән тамашачы юбилее билгеләп үтелә торган шәхес иҗатыннан кайбер өлгеләр белән генә таныша алды. Ягъни җырлары, шигырьләре яңгырады. Ә бит әле аның сәхнә әсәрләре, бәян-хикәяләре дә биниһая күп. Димәк, Баулы районында гына түгел, Казанда да елны Фәнис Яруллин иҗатына багышларлык матди, рухи байлык бар. 
 
Кичәнең иң истә калырлык урыны Нурсөя ханымга «Фидакарь хезмәт өчен» медаль тапшырылган мизгел булгандыр. Лаек, бик лаек ул бу хөрмәткә!
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Икесе дэ соклангыч кешелэр.

    Хәзер укыйлар