Логотип
Яңалыклар

Нинди төр шөгыль ияләре үзмәшгуль була алмый?

Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да кертелгән яңа салым режимында түбәндәге төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр теркәлә алмый.


Үзмәшгульлек турындагы закон проектын укып чыккан булсагыз, анда билгеле бер һөнәрләр исемлеге китерелми. Әмма кемнәр үзмәшгуль булып теркәлә алмый, дигән сорау иң актуальләрдән. 
Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да кертелгән яңа салым режимында түбәндәге төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр теркәлә алмый. Болар:
үзләре җитештермәгән товарларны берәмтекләп яки күмәртәләп сатучылар;
агентлык килешүе белән эшләүчеләр;
табигый байлыклар табучылар;
акцизлы товарлар (алкогольле эчемлек, тәмәке, дарулар һәм 2019 елдан маркалауны таләп итүче товарлар) белән сату-алу итүчеләр;
ялланып эшләүчеләрнең хезмәтләреннән файдаланучылар.
Калган төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр үзмәшгуль буларак теркәлә ала, ләкин алар сата торган товарларын үзләре җитештереп үзләре генә сатарга яки хезмәтне үзләре күрсәтергә тиеш. 
Тагын бер мөһим нәрсә: махсус салым режимыннан еллык керем 2 400 000 сумнан артмаган очракта гына файдаланырга мөмкин. 
Моңарчы хосусый эшмәкәр булып теркәлүчеләргә үзмәшгуль сыйфатында теркәлү өчен ИП ны ябарга кирәкми, салым органына гариза юллау да җитә. 

 

 

 

Теги: самозанятость үзмәшгульлеккә салым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар