Боз өстенә керү өчен төп критерий булып аның калынлыгы тора. Ул бер кешене чыдата алсын өчен кимендә 7 см калынлыгында булырга тиеш. Елга өстендә шугалак ясар өчен кимендә 12 см булуы шарт. Җәяүлеләр сукмагы бозның калынлыгы 15 см ким булмаганда гына мөмкин. Ә автомобильләр керә алсын өчен, аның калынлыгы 30 см булырга тиеш.
Декабрьнең уртасы җитсә дә, кыш әле килергә ашыкмый кебек. Кыш җитүен көтүче бер бала-чага гына түгел, боз өстендә балык каптырырга яратучылар да бик көтә аны. Ноябрьдә шактый суытып җибәреп, республикабыздагы елга-күлләр өсте боз белән капланса да, декабрьдә кабат әйләнеп кайткан җылы һава бозны эретте. Бозның өсте каралҗымланган икән, димәк, аның тотрыклылыгы беткән. Шуңа да карамастан, көн дә эшкә барганда-кайтканда Казансу өстендә чүмәшеп утыручы балыкчыларны күрәсең. Елганың уртасына ук кереп утырганнар. 20 ноябрьдән соң гына да республикабызда 4 кешенең боз астына китеп һәлак булуы да куркытмый аларны. Боз астына китүчеләрнең 9 ын исә коткарып кала алганнар. Ике кеше боз кисәге белән агып киткән булган, аларны да коткарганнар.
Боз өстенә керү өчен төп критерий булып аның калынлыгы тора. Ул бер кешене чыдата алсын өчен кимендә 7 см калынлыгында булырга тиеш. Елга өстендә шугалак ясар өчен кимендә 12 см булуы шарт. Җәяүлеләр сукмагы бозның калынлыгы 15 см ким булмаганда гына мөмкин. Ә автомобильләр керә алсын өчен, аның калынлыгы 30 см булырга тиеш. Яшькелтләнеп яки зәңгәрсуланып торган боз гына тотрыклы була. Аның иң калын җире, гадәттә, карсыз, ачык урында.
Аксыл тонык, көлсу боз көпшәк һәм тотрыксыз була, ул чатнаган тавышсыз гына ватыла да китә. Шулай ук калын кар катламы астында да боз тиешенчә катмый. Су агымы көчле булган, елга текә борылыш ясаган, завод-фабрикаларның сулары агып төшкән урыннарда, камыш үскән җирләрдә дә боз тотрыксыз. Балыкчыларга да, боз өсләтеп йөрергә яратучыларга да боларны истә тоту мөһим.
Балык тотучыларга исә бозның калынлыгын гына түгел, балык тотуга кагылышлы законнарны да кайгыртырга туры килә. Гамәлдәге законнар буена «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый заказнигында 1 февральдән 15 апрельгә кадәр балык тоту тыела.
25 апрельдән 5 июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычыларында һәм аларга коючы елгаларда Татарстан сулыкларында биологик ресурслар төренә караган балыкларны күпләп тоту кораллары белән тоту тыела. Балык уылдык чәчми торган урыннарда гына кармак белән яр буенан торып тотарга була. Анда да кармактагы энәләр саны икедән артмаска тиеш.
Шулай ук балык тоту нормасы да бар. Бер кешегә көненә 5 килодан артмаска тиеш. Һәм, әлбәттә инде, тоткан балыкларыгыз арасында Кызыл китапка кертелгән балык төрләре, әйтик, чөгә балыгы (стерлядь) булмасын. Шулай ук тоткан балыкның зурлыгы да мөһим роль уйный.
Тоткан балыгыгыз түбәндәге үлчәмнәрдән кимрәк булмасын: судак – 40 см, опты (жерех) – 40 см, корбан балыгы (лещ) – 25 см, җәен – 90 см, чуртан (щука) – 32 см, сазан – 40 см, кысла – 10 см.
Әлеге кагыйдәләрне бозучыларга 2 меңнән алып 5 меңгә кадәр штраф һәм тотылган балык белән бергә балык тоту коралларын конфискацияләү каралган. Әгәр дә табигатькә китергән зыян күләме зур булса, бу штраф 300 меңнән алып 500 меңгә кадәр дә булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк