Логотип
Яңалыклар

Наилә... Кытайда ипи сала

Кытай – бөек ил. Анда ниләр генә юк. Керем продуктлары һәм экспорт буенча ул дөньяда беренче урында тора. Хәер, Кытай бөтен планета буенча алдынгы урында ул. Ә менә чын ипине табам димә инде анда. Без кибеттән сатып ала торган кебек ипине очратмыйсың да...

Ватандашыбыз, төрле проектлар буенча партнерыбыз, «Столица» сәяхәтләр бюросы хуҗасы Наилә Вәлиуллина шунда озакка сузылган командировкасы вакытында бездәге кебек чын ипине эзләп тилмереп йөри торгач, үзе ипи пешереп карарга булган. Гаиләне туйдырырга кирәк бит, безнең халык иписез яши алмый. Кытай ипиләре исә безнең пирожныйлар кебек кенә...

Әнисеннән рецептын алып, Наилә өйдәгеләрне чын ипи белән сыйлый башлый. Кытайда, төгәлрәге, 20 миллионлы Шанхайда хәбәр бик тиз тарала. Балаң Россиядән килгәннәр белән бер мәктәптә укыса, бигрәк тә. Заказлар ява башлый. Үз илебездә пешкән хуш исле ипине тансыклап, ватандашлар Наиләгә күз яше белән генә ялынмыйлар! Ул өйдә ипи пешерә башлый. Төрле тәмләткечләр кушылган арыш ипие аеруча популяр булып чыга.

«Бу эш бернинди керем китерми, ә кәефне күтәрә менә. Еракта калган туган илне, яраткан авылыңны искә төшертә», – ди Наилә. Хобби күңелле шөгыльгә әйләнә. Ватандашлар Шанхайдагы паркларда еш очраша, Кытайның иң шәп чәйләре белән сыйланып утыра башлый. Хатын-кызлар милли ризыклар пешерә. Чәйләп утырганда, балаларга татарларның мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйлиләр, башка халыкларныкы белән дә таныштыралар.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар