Логотип
Яңалыклар

Начар күрүчеләргә... начар күрүчеләр ярдәм итәчәк

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесендә җиңеп чыккан. Бу хакта бүген «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгенең конференц-залында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. 

Узган ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шушы максатка 7 миллиард сум акча бүлеп биргән булган. Быел бу сумма тагын 1 миллиардка арткан. Һәм шул акчаның 4 миллиарды коммерциячел булмаган оешмаларга бирелгән. 

Татарстаннан әлеге бәйгедә быел социаль яктан әһәмиятле 58 проект җиңү яулаган. Җиңүчеләр арасында, әйткәнемчә, «Ярдәм» хәйрия фонды да бар. Аларның «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дип аталган проектларына бирелгән грант арада иң зурысы – ул 9 миллион сумнан артык. Фонд җитәкчеләре әйтүенчә, бу аларның эшен федерация дәрәҗәсендә тану да булып тора. 

«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» социаль проекты рәсми рәвештә 2018 елның 11 июнендә инде башланып киткән һәм киләсе елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Ул күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен белем бирү, тернәкләндерү һәм тернәкләндерелгәннән соң кирәк булган чараларны үз эченә ала. Шушы вакыт эчендә 5 группа  – барысы 225 кеше тернәкләндерү курслары узарга өлгерәчәк. «Ярдәм» фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәге директоры, «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова: «Аларга бу вакыт эчендә белем бирү, психологик  һәм медицина ярдәме белән беррәттән рухи ярдәм дә күрсәтеләчәк, – диде. –  Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең күбесе үзәккә депрессия хәлендә килә. Аларга аралашу җитми. Бездә алар шул бушлыкны тутырачаклар. Хәтта үзләре кебекләр белән гаилә кору мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк».

Проектта катнашу бәхетенә ия булучылар Казаннан кире киткәндә Луи Брайл системасы буенча укырга өйрәнеп, махсус программа ярдәмендә компьютерда аралаша алырлык булып китәчәкләр. Аларны үзләре яшәгән тирәлеккә җайлашырга да өйрәтәчәкләр. Йорт эшләрен үзләре алып барырга, гади генә булса да ризыклар әзерләргә, яшелчәләр, җиләк-җимешләр чистартырга, плитә өстеннән түкмичә, пешмичә кайнар кастрюльләрне ничек алырга икәнен белеп китәчәкләр. 

Аларга дәресләрне кайчандыр шушы үзәктә тернәкләнү узган кешеләр алып барачак. Шундый остазларның берсе – Камәрия Тарасова. 

– Мин тумыштан күрмим, – дип сөйләде ул. – Ун ел элек Казанның Левченко бистәсендә урнашкан «Сөләймания» мәчетендә начар күрүчеләр өчен реабилитация узу мөмкинлеге барын ишетеп килгән идем.
Күзләре күрмәгән бала кыенлыкны сабый чактан ук белеп үсә. Гарип баланы бөтен кеше яратып тормый, кабул да итә алмый. Ачы язмыш сине гомер буе озата. Туксанынчы еллар җиткәч, эшсез дә калдым. Аяк астында җир шуышкан кебек иде ул көннәрдә...
Ул чакта мине мәчеттә Мәликә ханым каршы алды. Мин аңа: «Әни», – дип дәштем. Яшен чамаламагач соң... Коръән укырга өйрәндем. Аннан минем дә үзем кебекләргә булышасым килде. Һәм мин хәзер аларга ярдәм дә итә алам. 

Проектны гамәлгә куючылар курслар вакытында  күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләргә юридик ярдәм дә күрсәтеләчәк диләр. Хәтта соңыннан аларга эшкә урнашырга да булышачаклар.  

Фото: Гөлнара Сагиева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар