Логотип
Яңалыклар

Муса Җәлил туган көне уңаеннан чаралар башлана

15-16 февраль көннәрендә Казанда «Җәлил укулары» дигән халыкара конференция оештырыла. Каһарман шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган чарада «Муса Җәлил: ХХI гасыр кыйммәтләре призмасы аша тормыш һәм иҗат» темасы яктыртылачак.

Фикер алышу мәйданнарында Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты, аның әсәрләренең теле хакында сөйләшү булачак, дип хәбәр итә проектны оештыручылар. Моннан тыш, мемориаль музейлар, аларның эшчәнлеге һәм үсеше хакында да сүз булачак.

Замана кешесе Муса Җәлил кебек шәхесләребезне белергә тиеш. Татар әдибенең тормышы, Иҗаты һәм үлеме дә ышаныч, каһарманлык һ.б. сыйфатларны үз эченә сыйдырган.
 
Конференциядә Татарстан, Башкортстан, Германиянең дә эзтабарлары катнашачак. Дәрәҗәле кунаклар арасында М.Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова һ.б да булачак.

Конференция программасында «Төп нөсхә көне» тантаналы чара һәм беренче тапкыр Казан федераль университетында Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре тәкъдим ителәчәк. Әлеге кыйммәтле экспонатның Татарстан Милли музее фондларына тапшырылуга быел 50 ел тула.  Конференция ачылышында «Моабит дәфтәрен укыйбыз» дигән Россия күләм мәдәни акция старт алачак. Проектны шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова ачып җибәрәчәк.

Конференциянең беренче  көнендә «Война непрощенных» (режиссер Денис Красильников) документаль фильмны тамаша кылырга мөмкин булачак.

16 февраль көнне конференция М. Җәлил музей фатирында һәм Казан федераль университетында дәвам итәчәк.

Җәлил юбилеена багышланган чаралар Мәскәүдә дә оештырылачак. «Бар җырымны илгә багышладым...» фәнни-гамәли халыкара семинар барышында, «Батырлык гасырларда сакланып кала» халыкара ачык конкурс үтәчәк, дип хәбәр итә «Москва татарская» сайты.

Конкурс Мәскәү шәһәренең «Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе» ндә уза. Бәйгедә Мәскәүнең белем бирү департаменты учреждениеләре балалар иҗат коллективлары, шулай ук, ятимнәр йортлары, интернат-мәктәпләр, әдәби студияләр һ.б. учреждениеләрдә шөгыльләнүче балалар катнаша.

Конкурста талантларны «Ялгыз җырлау» һәм «Вокал жанр», «Сәнгатьле сөйләм», «Иң яхшы уку-тикшеренү эше» һәм «Иң яхшы проект эше» номинацияләре буенча бәяләргә җыеналар. Җиңүчеләр 19 февраль көнне ачыкланачак.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар