Логотип
Яңалыклар

Мәскәү Казанга бүләк ясады

Мәскәү шәһәре рәссамнары Казандагы бер йортка Герой-шагыйрь Муса Җәлил портретын ясады. Бу – Татарстанда Мәскәү көннәрен уздыру уңаеннан мәскәүлеләрнең Казанга бүләге.
Граффити сәнгате жанрында иҗат ителгән рәсемне шәһәрнең 2нче Газ урамындагы 5/1нче йортның Универсиада проспектына карап торган тышкы диварына яшь рәссамнар Александр Емельянов белән Владислав Порвеев биш көн ясаган. “Эшкә тотынганчы Казандагы музейларны йөреп чыктык, Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, танылган Моабит дәфтәре белән таныштык. Казан Кремле янындагы Муса Җәлил һәйкәле, халык рәссамы Харис Якуповның Муса Җәлилне сурәтләгән “Хөкем алдыннан” картинасы тетрәндерде. Ләкин урамда рәсем ясау бик җиңел булды дип әйтә алмыйм, һава торышы салкынайтты: әле яңгыр, әле кар яуды, хәтта ике тапкыр авырырга өлгердем. Казанда яшәүчеләргә Муса Җәлил портреты ошады. Мәскәүдә без Владислав белән Арбат урамында маршал Георгий Жуков портретын да шулай граффити жанрында сурәтләгән идек, Мәскәүдән читкә беренче чыгуыбыз булды”, – дип сөйли Александр Емельянов.

Россия башкаласының нәкъ менә граффити бүләк итүен, Мәскәүнең Мәдәният департаменты җитәкчесе урынбасары Владимир Филиппов Мәскәүдә 2013 елда граффити юнәлешен рәсми рәвештә “таный” башлаулары белән аңлата. “Элегрәк вандаллыкка тиңләнгән граффити рәсемнәрен төссез шәһәр урамнарын җанландыруда кулланырга булдык. Ә быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итеп, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте белән берлектә сугыш геройларына багышланган граффити проектларын тормышка ашырабыз. Шулай итеп, Мәскәү урамнарында ундүрт сугыш батырының портретлары пәйда булды. Мәскәү көннәре уңаеннан Казанга исә Муса Җәлил портретын ясап бирергә теләк белдердек. Татар шагыйре Муса Җәлил – безнең уртак героебыз. Аның сурәте казанлыларга Мәскәү һәм үз улының батырлыгы турында искә төшереп торачак”, – диде Владимир Филиппов Муса Җәлил портретын “ачу” тантанасында.



Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова сүзләренчә, республикада граффити сәнгате юнәлешен үстерергә планлаштырыла. “Талантлы яшьләр йорт диварларын, бигрәк тә шыксыз күренгән коймаларны бизәү проектлары тәкъдим итте. Әйләнә-тирәлекне ямьләндерергә ярдәм итүче бу мөмкинлектән файдалану дөрес булачак”, – ди Ирада Әюпова.

2016 елның 15 февралендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулачак. Мәскәүнең татар этномәдәни компонентлы 1186нчы урта мәктәбе директоры Лемма Гирфанова хәбәр иткәнчә, uерой-шагыйрьнең юбилеена киләсе елның февралендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәптә бөек татар уллары үрнәгендә яшьләрдә патриотлыкны тәрбияләү темасын күтәргән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрергә ниятләнелә. “Безнең мәктәп Муса Җәлил исемен йөртә. 2008 елда ишегалдында герой-шагыйрьгә һәйкәл куйдык. Балаларыбыз татар улларының батырлыгы белән горурланып үсә”, – ди Лемма Гирфанова.

“Мәскәү көннәре”нә килүеннән Лемма ханым яңа проектлар тормышка ашырырга илһамланып кайтып китүен әйтә. “1997 елда Мәскәүдә татар мәктәбе ачарга уйлагач, мин Татарстанга мөрәҗәгать иттем, Чаллы, Казан мәктәпләре тәҗрибәсен үзләштердем. Әле дә Казанның 2нче гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина белән нык дуслар, эш буенча гел аралашып торабыз. Кайчандыр 47 укучыдан башланган мәктәбебездә бүген 450 укучы белем ала. Укучыларыбыз елдан-ел арта, безнең мәктәптә укырга теләүчеләр күп. Укучыларның 40 проценты – татарлар, 20 проценты – урыслар, гомумән, 33 милләт балалары укый. Барысы да татар телен өйрәнә, безнең мәктәпкә керү өчен бу – иң төп шарт. Татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, татар мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләрен дә өйрәтәбез. Татар театр студиясе, җыр-бию ансамбльләре, көрәш түгәрәкләре эшли. Казан, Татарстан безнең өчен һәрвакыт үрнәк, юл күрсәткеч булып тора. Бу юлы да без Татарстанның чираттагы казанышларына сокландык, Иннополиска бардык. Үзебездә тормышка ашырыр өчен Казанда заманча идеяләр тупладык”, – ди Лемма Гирфанова.

Мәскәү – уртак йортыбыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалаган ике төбәк арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыру кысаларында, соңгы биш елда Татарстанда Мәскәү көннәренең инде икенче тапкыр оештырылуы. Казанга Россия башкаласыннан Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге дәүләт эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләреннән торган делегация килде, Мәскәүдә төрле тармакларда хезмәт куеп хөрмәт казанган милләттәшләребез дә кайтты – алар арасында табиблар, музыкантлар, артистлар, төзүчеләр, галимнәр, генераллар, Россия Геройлары бар.



Быел 5 декабрьдә Бөек Ватан сугышы вакытында совет гаскәрләренең Мәскәүне яклап немец-фашистларга каршы һөҗүм башлавына 74 ел тула. 1941 елда Мәскәүне яуларга план корган дошманга совет армиясе ике айдан артык каршы торып, фашистларны чигенергә мәҗбүр итә. Бу – фашистларның сугышта беренче зур җиңелүе була.



Алексей Шапошников Мәскәү өчен сугышкан Бөек Ватан сугышы ветераннары белән башкаланың Җиңү паркында очрашты: 90 яшьләрен тутырган абый һәм апаларга Мәскәү хакимияте исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырды. “Мәскәү – безнең уртак йортыбыз. Авыр елларда илебездә тынычлык, чиста күк йөзен саклап гомерләрен куйган, явыз дошманнардан азат иткән ватандашларыбыз алдында без, яңа буын, һәрвакыт бурычлы”, – диде Алексей Шапошников. Ә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны ул 7 ноябрьдә Мәскәүдә үтәчәк тантаналы маршта катнашырга чакырды. Мәгълүм булганча, 1941 елда бу көнне совет армиясе сугышчыларын фронтка парад ясап озатканнар. “Мәскәү көннәре – Татарстан өчен сәяси һәм мәдәни яктан да мөһим чара, ул – безнең бердәмлекне күрсәтә. Сугыш елларында да без бердәм көч куеп илебезнең дошманнарын җиңә алдык”, – диде Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов.



Алексей Шапошников Мәскәү көннәре Татарстан белән Россия башкаласы арасындагы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтәчәген һәм ныгытачагын ассызыклады.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/50398-m%D3%99sk%D3%99%D2%AF-kazanga-b%D2%AFl%D3%99k-yasadyi.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар