Логотип
Яңалыклар

Мөселман киносы фестивале Камал театрында ачыла

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI Халыкара мөселман киносы фестивале узачак.  Быел фестивальнең сайлап алу комиссиясенә дөньяның 55 иленнән рекордлы санда - 735 фильм тәкъдим ителгән иде. Конкурс программасына 51 кинокартина кертелгән.
Мәгълүм булганча, узган елларда фестивальнең ачылыш һәм ябылу тантаналары «Пирамида» күңел ачу комплексында уза иде. Бу юлы исә кызыл келәмне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы киң мәйданда җәергә булганнар. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.

Быелгы Халыкара мөселман киносы фестивале Төркия режиссеры Хәсән Кырачның «Слияние сердец» фильмы белән ачылачак.  Ренат Әюповның Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән «Ак чәчәкләр»е исә чараны төгәллиячәк.

Конкурс программасына Россия, Әзербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангладеш, Бәһрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Польша, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция һәм Эстония картиналары узган. Тамашачыларга тулы метражлы уенлы, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль, анимацион  һәм кыска метражлы уенлы фильмнар тәкъдим ителәчәк.

Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, фестиваль кысаларында фильмнар бу юлы Казанда гына түгел, Әлмәттә дә күрсәтеләчәк. Нефтьчеләр шәһәрендә Төркия режиссеры Хәсән Кырачның «Слияние сердец», Татарстан режиссеры Фәрит Дәүләтшинның «Рудольф Нуриев. Рудик», Төркия режиссеры Арсен Терегуловның «Я так тебя полюбил» фильмнарын тамаша кылырга мөмкин булачак.

Кинофестивальнең арт-директоры Альбина Нәфикова сүзләренчә, быелгы конкурс программасында ике төп тема өстенлек итә. Гастарбайтерлар, имиграция турындагы фильмнар бик күп. Шулай ук көчле рухлы, иҗади хатын-кызларны сурәтләүче картиналар конкурс программасында шактый, дип сөйләде ул.

Конкурстан тыш программа да бик бай һәм үзенчәлекле.  Россиядә Әдәбият елына багышланган «Киң экранда әдәбият» дип аталган параллель программага татар һәм рус язучыларының әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар керәчәк. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына  «Татарстан: фронтта һәм тылда» дигән программа багышланачак. Моннан кала «Ислам һәм мәгърифәтчелек», «Синема Фарси», «Азия дулкыны», «Регион.ру» һ.б. блоклар булачак.

Министр билгеләп узганча, быел фестиваль сынын ясауга конкурс уздырылган. Сайлап алуга 43 проект тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, конкурста Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 3нче курс студенты Рәмзия Хәйретдинова җиңүгә ирешкән. Ул ясаган сынны җәмәгатьчелеккә фестивальдә генә күрсәтәчәкләр.

сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/47941-m%D3%A9selman-kinosyi-festivale-kamal-teatryinda-achyila.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар