Минтимер Шәймиев сайлаулар турында: "Сайланачак барлык кешеләргә шулай ук ТР мәнфәгатьләренә хезмәт итү тапшырылачак"

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үткәрелгән сайлау кампаниясен уңай бәяләде һәм бүген җиңәчәк кешеләрне үз сайлаучылары мәнфәгатьләренә тугры хезмәт итәргә чакырды.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты К.Марс урамында урнашкан КИТТУ-КХТИның төп бинасындагы 55нче сайлау участогында тавыш бирде. Минтимер Шәймиев хәләле Сәкинә ханым белән бергә килгән иде. Сайлаучыларга ТР Президентын сайлаулар, бер мандатлы округлар һәм партия исемлекләре буенча муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнары депутатларына тавыш бирү өчен өчәр бюллетень тапшырылды."Әйтергә кирәк, миңа сайлау алды кампаниясе ошады. Ул кандидатларның гына түгел, халыкның актив катнашында узды", - диде ул журналистларга бюллетеннен урнага салганнан соң. Минтимер Шәймиев яшьләрнең активлыгын аерым билгеләп үтте.
Республика Дәүләт Киңәшчесе сайлау участогына күтәренке кәеф белән килүен әйтте. "Моның өчен нигез дә бар. Авыр мизгелләр булса да, социаль программалар уңышлы үтәлә", - диде ул. Республика үсеше дәвам итә, ә алган юнәлеш үзен аклый, дип саный Шәймиев. "Кешеләрнең күзләреннән һәм йөзләреннән хакимияткә ышаныч чагыла, ә бу бик әһәмиятле - ышаныч бар икән, эшләр дә башкача бара. Бүгенге көндә ышаныч, мөгаен, иң мөһимедер", - диде ул.
Минтимер Шәймиев шулай ук бүгенге сайлауларда иң күп тавыш җыючыларга теләкләрен дә җиткерде. "Барлык сайланачак кешеләр тавыш бирүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклап, тагын да яхшырак хезмәт итәргә", - диде ул.
"Татар-информ" агентлыгына 55нче участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Гарифуллина хәбәр иткәнчә, әлеге участокка 1701 сайлаучы беркетелгән, аларның 30ы беренче тапкыр тавыш бирә.
"Тавыш бирү процессы яхшы бара. Вакытыннан алда тавыш бирү дә уңышлы узды - 90 кеше сайлады. Участок ачылган вакыттан 10га кадәр сайлаучыларның якынча 15 проценты килде", - диде ул. Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле участокка килә алмаучы кешеләр өчен күчмә тавыш бирү оештырыла. Заявка буенча өйләргә күзәтүче, сайлау комиссиясе әгъзасы һәм полиция вәкиле бара. Әлегә шундый 20 заявка алынган.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113496/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 май 2022 - 23:21Без имениУзен язасын гел ирём бн кинэшлэшэм дип, узен Кэйна Сузен тынлыйсын, монда анлашылмый, ыганыч баксов синаКайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 20:41Без имениБарлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшлиЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 18:05Без имениМолодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык идеЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.